ТАССР Югары Совет Президиумының 1940 ел 1 февраль Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан фән өлкәсендәге казанышлары, ачышлары һәм уйлап табулары, шулай ук фәнни-гамәли һәм фәнни белемнәрне популярлаштырудагы эшчәнлекләре өчен галимнәргә бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

 2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 818 кеше лаек була.