Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда Теләнче авылыннан (хәзерге исеме Октябрь) күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Минзәлә кантоны Әмәкәй волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Баек авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Дусай” колхозы оештырыла. 1958 елда берләштерелгән “Урал” колхозы составына керә. 1991 елда мөстәкыйль “Дусай” колхозына аерылып чыга. 1994 елдан “Дусай” күмәк предприятиесе. 1960 елга кадәр авылда сәнәгать артеле эшли, арба, чана, чыпта, мунчала җитештерә.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда мәдәният йорты (1976 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2018 елдан) бар. 2012 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Мәдәният йорты каршында “Умырзая” хореография коллективы, “Нур” театр коллективы (икесе дә 1997 елдан), “Дусай буйкайлары” фольклор коллективы (2000 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Ф.Ш.Гельмедов (1930 елда туган) – двигательләр төзелеше өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, РФнең атказанган машина төзүчесе;

Л.Я.Садриева (1962 елда туган) – язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Ә.Х.Хәмәдишин (Әхмет Дусайлы) (1949 елда туган) – язучы.

Тормышы һәм эшчәнлеге Дусай авылы белән бәйле шәхес:

Б.М.Салихов (1910–1956) – Дан орденының тулы кавалеры, “Урал” колхозы рәисе (1946–1956 елларда), 1945 елда Җиңү парадында катнаша; Мөслим авылында бер урам аның исеме белән атала, авыл зиратында аның кабере сакланган.

Халык саны

1926 елда – 208,
1938 елда – 318,
1949 елда – 363,
1958 елда – 379,
1970 елда – 401,
1979 елда – 319,
1989 елда – 195,
2002 елда – 209,
2010 елда – 185,
2017 елда – 186 кеше (татарлар).