Эчтәлек

«Ана даны – Материнская слава» медале

ТР Президентының 2000 елның 2 ноябрь №УП-828 указы нигезендә гамәлгә кертелә. ТР гражданы булган, 5 һәм аннан артык бала тудырып яисә балалыкка алып тәрбияләп үстергән аналар бүләкләнә.

Бүләкләгәндә, мәгариф, эчке эшләр оешмалары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия нәтиҗәләренә нигезләнеп, ананың бала тәрбияләүгә намуслы мөнәсәбәте исәпкә алына. Медаль белән бүләкләнүгә ана кече баласына 1 яшь тулганнан соң, башка балалары исән булган очракта тәкъдим ителә.

«Ана даны - Материнская слава» медале белән бүләкләнүгә күрсәтелгәндә ананың закон нигезендә балалыкка алынган; Ватанны саклаганда яки башка хәрби бурычларны үтәгәндә, кеше гомерен коткарганда, законлылык һәм хокук тәртибен саклаганда һәлак булган яки хәбәрсез югалган, алда күрсәтелгән шартларда яралану, контузия алу, имгәнү, авыру яки хезмәт урынында имгәнү яисә һөнәри авыру, бәхетсез очрак, һәлакәт, табигать бәла-казалары нәтиҗәсендә үлгән балалары да исәпкә алына.

Медаль күкрәкнең сул ягына тагылып йөртелә; бүләкләнүченең башка орден һәм медальләре булган очракта медаль алар янына яисә алардан астарак урнаштырыла.

 2020 елның 1 гыйнварына ТРда «Ана даны - Материнская слава» медале белән 1469 ана бүләкләнгән.

Чыганак

Положение о порядке рассмотрения и представления документов к награждению медалью Республики Татарстан «Ана даны - Материнская слава» // Республика Татарстан. 2000. 6 нояб.