«ТР археологик картасы»н төзү буенча эш Н.Ф.Калинин тәкъдиме белән 1940 елларда башлана, аннары А.Х.Халиков җитәкчелегендә дәвам иттерелә; 1990 елда төгәлләнә.

«ТР археологик картасы»н эшләүдә төрле елларда Һ.В.Йосыпов, Т.А.Хлебникова, Р.Г.Фәхретдинов, П.Н.Старостин, Е.П.Казаков, Р.С.Габәшов, Ф.Ш.Хуҗин һ.б. катнаша.

Төрле археологик культураларга нисбәтле 4300 дән артык истәлекне колачлый. «ТР археологик картасы»нда Татарстан төбәкләрендәге табигый-географик шартларга сыйфатлама бирелә, истәлекләрнең өйрәнелү тарихы, кыскача тасвирламасы һәм аларның археологик культураларга нисбәте билгеләнә, истәлекләрнең урнашу карталары тәкъдим ителә.

Томнары

6 томнан тора: «Татарстан АССРның археологик картасы. Кама алды» (1981); «Татарстан АССРның археологик картасы. Идел алды» (1985); «Татарстан АССРның археологик картасы. Кама аръягы» (1986); «Үзәк Кама аръягы археологик истәлекләре» (1988); «Көнчыгыш Кама аръягы археологик истәлекләре» (1989); «Чирмешән елгасы бассейны археологик истәлекләре» (1990).

Һәр томда истәлекләр гомуми нумерация белән урнаштырылган, аларның күбесе рәсемнәр белән бирелә.

Бүләкләре

1994 елда «ТР археологик картасы»ның төп төзүчеләре ТР Дәүләт бүләгенә лаек була.

Автор – Е.П.Казаков