- РУС
- ТАТ
(МКК), Россия мөселман коммунистлар партиясенең урыннардагы оешмалары
1918 елның июненнән мөселман социалистлар комитетларының дәвамчысы. Татарлар һәм башкортлардан оеша. Комитетларның составына РКП(б) әгъзалары һәм сул социалистлар оешмалары вәкилләре керә. Мөселман коммунистлар комитетларына яңа әгъзалар комитетның ике әгъзасы тәкъдиме буенча гомуми җыелышта кабул ителә.
1918 елның ноябренә мөселман коммунистлар комитетлары Архангельск, Әстерхан, Казан, Мәскәү, Мурманск, Пенза, Пермь, Петроград, Рыбинск, Самара, Сембер, Тәтеш, Түбән Новгород, Чистай һ.б. шәһәрләрдә оештырыла; алар 21 мең чамасы кешене берләштерә. Комитетлар халык арасында сәяси агитация эшләре алып бара, газеталар нәшер итә, Кызыл Армия өчен гаскәри берәмлекләр туплауда катнаша. Эшчәнлекләрен РКП(б) җирле оешмаларының сәяси йогынтысында һәм матди ярдәме белән алып баралар, ләкин мөстәкыйльлекләре саклана.
Мөселман коммунистларның Беренче Бөтенроссия съезды карары белән МКК урыннардагы РКП(б) комитетларының мөселманнар бюросы яки секциясе итеп үзгәртелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.