- РУС
- ТАТ
М. Хасанов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оештырган «Яшь энциклопедист» конкурсы Россия Федерациясендә Гаилә елы һәм Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында үткәрелә.
Конкурста катнашучылар XIX–XX гасырларда халык тормышының теге яки бу якларын чагылдырган материаллар (фотографияләр, видеоязмалар, көндәлекләр, хатлар һ.б.) эзлиләр. Эшнең нәтиҗәләрен цифрлаштырылган рәвештә җибәрергә кирәк: фотографияләр jpg форматында, видео – mp4, язма материаллар pdf форматында. Хатта (рус һәм/яки татар телендә) материалның уникальлеген һәм кыйммәтен аңлатучы (буш ара билгеләре белән 1800–3600 билге) текст булырга тиеш.
Конкурс ике номинациядә уздырыла:
– «Иң яхшы иллюстратив материал»;
– «Иң яхшы язма материал».
Конкурста урта һәм өлкән сыйныф укучылары катнаша ала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.