1921 елның сентябрендә Берлинда Совет Россиясенең ачлыктан интегүче районнары халкына ярдәм комбинатларының Халыкара конференциясендә төзелә. ҮК рәисе — Коминтерн Башкарма комбинаты әгъзасы Клара Цеткин, секретаре — Вильгельм Мюнценберг. Җитәкчелек составына Мартин Андерсен-Нексё (Дания), Анри Барбюс, Поль Вайян-Кутюрье, Ромен Роллан һәм Анатоль Франс (Франция), Теодор Драйзер (АКШ), Альберт Эйнштейн (Германия), Бернард Шоу (Англия) һ.б. керә.

Оешма акча җыю, транспорт табу һәм Россиянең ачлыктан интегүче районнарына азык-төлек йөкләре озату буенча эш алып бара.

1921–1922 елларда ТАССР га 1 млн 772 мең 361 пот азык-төлек, кием-салым, медикаментлар һ.б. йөкләр китерелә. Моннан тыш, Халыкара эшчеләр хәйрия оешмасының Казан бүлеге республикада кустарчылык сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы үсешенә ярдәм итә: 3 һөнәри-техник мәктәпне, аяк киеме, тегү һәм механика остаханәләрен тәэмин итеп тора, «Корноухово» (Лаеш кантоны), «Сахарный» (Чистай кантоны), «Коминтерн» (Спас кантоны) с-зларын шефлыкка ала.

1923 елдан Халыкара эшчеләр хәйрия оешмасы эшчәнлегендә капиталистик илләр хезмәт ияләренең сыйнфый көрәшен яклау үзәк урынны ала.

Оешма эшчәнлеген 1935 елда туктата.

Әдәбият          

Вторые полгода работы Наркомпрода ТАССР в условиях голода. К., 1922; 

Климов И.М. Помощь Советского правительства и великого русского народа трудящимся Татарской республики в борьбе с голодом 1921 — 1922 годов // Уч. зап. Казан. университета. 1954. Т. 114, кн. 5.

Автор — М.А.Сәйдәшева