Казан Эшче һәм солдат депутатлары советының 1917 ел 26 октябрь карары нигезендә Казан Вакытлы революцион штабының тикшерү комиссиясе буларак оештырыла. Казан Эшче һәм солдат депутатлары губерна советының 1917 ел 15 һәм 19 ноябрь карарлары белән — шул ук Совет каршындагы мәхкәмә-тикшерү комиссиясе, Казан Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары губерна советының 1918 ел 27 февраль карары белән — губерна советы каршындагы революцион-тикшерү комиссиясе дип үзгәртелә, Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советы Казан губерна башкарма комитеты Президиумының 1918 ел 1 июль карары белән Казан революцион трибуналы тикшерү комиссиясенең контрреволюциягә каршы көрәш бүлеге (1917 елның 27 ноябрендә оештырыла) белән берләштерелә һәм исеме Контрреволюция, спекуляция һәм саботажга каршы көрәш буенча Казан гадәттән тыш тикшерү комиссиясе дип алыштырыла, РСФСР Халык комиссарлары Советының 1918 ел 16 июль Декреты белән — Чех-словак фронтында Контрреволюциягә каршы көрәш буенча гадәттән тыш комиссия, РКП(б) Казан губерна комитетының 1918 ел 8 октябрь карары белән — Контрреволюция, спекуляция һәм саботажга каршы көрәш буенча Казан губерна гадәттән тыш комиссиясе, БҮБК һәм РСФСР ХКСның 1920 ел 28 сентябрь карары белән — ТАССР ХКС каршындагы Контрреволюция, спекуляция һәм вазифаи җинаятьләргә каршы көрәш буенча Бөтентатарстан гадәттән тыш комиссиясе, БҮБКның 1922 ел 6 февраль карары белән — РСФСР Эчке эшләр халык комиссариаты каршындагы Баш сәяси идарәнең (ГПУ) Татарстан сәяси бүлеге, СССР ҮБКның 1923 ел 2 ноябрь карары белән — СССР ХКС каршындагы Берләштерелгән дәүләт сәяси идарәсенең (ОГПУның) Татарстан бүлеге, СССР ХКС каршындагы ОГПУның 1931 ел 11 август боерыгы белән — СССР ХКС каршындагы ОГПУның Татарстан буенча тулы вәкаләтле вәкиллеге, СССР ҮБКның 1934 ел 10 июль карары белән — СССР Эчке эшләр халык комиссариатының ТАССР буенча идарәсе яшерен-сәяси бүлеге, ТАССР ҮБК Президиумының 1937 ел 20 март карары белән — ТАССР Эчке эшләр халык комиссариатының Дәүләт иминлеге идарәсе, ТАССР ЮС Президиумының 1941 ел 11 март һәм 1943 ел 12 июль Указлары белән — ТАССР Дәүләт иминлеге халык комиссариаты, ТАССР ЮС Президиумының 1946 ел 28 март Указы белән — ТАССР Дәүләт иминлеге министрлыгы, РСФСР ЮС Президиумының 1953 ел 30 май Указы һәм ТАССР МСның 1953 ел 16 июнь карары белән — ТАССР Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт иминлеге идарәсе, ТАССР ЮС Президиумының 1954 ел 17 июнь Указы белән ТАССР (1990 елдан — ТССР, 1992 елдан — ТР) Дәүләт иминлеге комитеты (1978 елга кадәр — Министрлар Советы каршында) итеп үзгәртелә.

Элек дәүләт иҗтимагый строен дошман дәүләтләрнең разведка һ.б. махсус хезмәтләре һәм ил эчендәге хөкем сөргән строй дошманнарының җимерү эшчәнлегеннән саклау белән шөгыльләнә. РФнең 1992 ел 8 июль Законы буенча шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең иминлеген тәэмин итә; чит илләр махсус хезмәтләренең һәм оешмаларының разведка-җимерү эшчәнлеген, хокук бозып, илнең конституцион строена, суверенлыгына, территориаль бөтенлегенә һәм оборона сәләтенә кул сузуларны ачыклау, искәртү һәм туктату юнәлешендә эш алып бара.

Бөтенроссия Гадәттән тыш комиссиясенә (1922 елга кадәр), РСФСР Эчке эшләр халык комиссариатына (1922–1923), СССР ХКС каршындагы ОГПУга (1923–1934), СССР Эчке эшләр халык комиссариатына (1934–1937), ТАССР Эчке эшләр халык комиссариатына (Министрлыгына; 1941, 1943–1953), СССР Эчке эшләр министрлыгына (1953–1954), СССР Дәүләт иминлеге комитетына (1954–1991), РФ Иминлек министрлыгына (1992–1993), РФ Федераль иминлек хезмәтенә (1995 елдан), ТР Президентына, ТР МКна (1991 елдан) буйсына. ТР Дәүләт Советының 2001 ел 11 май карары белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары РФ Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча Идарәсенә тапшырыла.

Җитәкчеләре: Л.Р.Милх (1917–1918 елның феврале), Г.Ш.Олькеницкий (1918 елның феврале–июне), П.А.Кин (1918 елның июне–июле), М.Я.Лацис (1918 елның июле–октябре), К.М.Карлсон (1918 елның октябре–1919), Ж.Я.Девингталь (1919–1920), Г.М.Иванов (1920–1921), авылыА.Денисов (1921–1922), С.С.Шварц (1922–1924), И.К.Даниловский (1924–1925), И.А.Кадушкин (1925–1927), Д.Я.Кандыбин (1927–1932), Г.П.Матсон (1932–1933), В.Н.Гарин (1933–1936), П.Г.Рудь (1936–1937 елның июле), А.М.Алемасов (1937 елның июле–сентябре), В.И.Михайлов (1937 елның сентябре–1939), Е.М.Морозов (1939–1943), А.Г. Габитов (1943–1944), А.Ф.Ручкин (1944–1947), Д.С.Токарев (1948–1952), П.П.Семёнов (1953–1957), П.И.Ромашков (1957–1961), А.Х.Бичурин (1961–1980), И.Х.Галиев (1980–1987), Р.Г.Кәлимуллин (1987–1993), В.А.Сәлимов (1993–1999), А.П.Гусев (1999–2001).

Чыганаклар

Упрочение Советской власти в Татарии (октябрь 1917 – июль 1918 гг.): Сб. док. и материалов. К., 1964;

Казанская губернская Чрезвычайная комиссия 1917–1922 гг.: Сб. док. и материалов. К., 1989.

Әдәбият

История советских органов государственной безопасности. М., 1977;

Защищая революцию: Чекисты Татарии в первые годы Советской власти 1917–1922. К., 1980;

Российские спецслужбы: история и современность. М., 2003.

Автор – Е.Б.Долгов