Эчтәлек

1917 елның апрелендә революцион-демократик татар яшьләре башлангычында оештырыла.

Максаты — мөселман пролетариатын һәм хезмәтчел крәстияннәрне оештыру, социалистик идеяләрне тарату. Рәисе — М.Вахитов, әгъзалары — И.Алкин, Ә.Мөхетдинова, Г.Сәйфетдинов, К.Саттаров, М.Солтангалиев һ.б. Составына эшчеләр, хезмәткәрләр, интеллигенция вәкилләре керә. Комиссияләре эшчеләр, җир эшләре, милләт, хатын-кызлар, финанс, юридик һ.б. (барысы — 10) мәсьәләләр буенча төзелә.

Комитет инициативасы белән эшчеләр өчен социаль фәннәр курслары оештырыла, клуб ачыла. Комитет крайдагы социалистик партияләр, шул исәптән большевиклар белән актив хезмәттәшлек итә (РСДРП(б) ҮК һәм эсерлар белән язышулар алып бара). Аның әгъзалары Октябрь революциясен яклыйлар һәм анда актив катнашалар.

Революциядән соң мөселман комитетлары башка шәһәрләрдә дә барлыкка килә. 1918 елның мартында Россия мөселман эшчеләр конференциясе карары нигезендә Казан мөселман социалистлар комитеты Үзәк мөселман социалистлар комитеты составына керә, аның рәисе итеп М.Вахитов сайлана. Басма органы — «Кызыл байрак» газетасы.

Әдәбият

Нафигов Р.И. Мулланур Вахитов. К., 1975.                                 

Автор – Р.И.Нәфыйгов