КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросы һәм ТАССР Министрлар Советының 1961 ел 25 апрель карары нигезендә Татарстан республика «Сельхозтехника» берләшмәсе («Татсельхозтехника») буларак оеша, ТАССР Югары Совет Президиумының 1978 ел 15 сентябрь Указы белән ТАССР Авыл хуҗалыгын җитештерү техникасы белән тәэмин итү дәүләт комитеты итеп үзгәртелә.

Колхозларның һәм совхозларның барлык төр техникага, минераль ашламаларга һәм башкаларга матди-техник чараларга ихтыяҗын тәэмин итү, авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерүне, аны файдалануда ярдәм күрсәтүне оештыру белән җитәкчелек итә.

Канцелярияне, секретариатны, бухгалтерияны, фермаларны механикалаштыру һәм аларга техник хезмәт күрсәтү, колхозларга һәм совхозларга производство хезмәте күрсәтү, автотранспорт, тәэминатны һәм склад хуҗалыгын оештыру, планлаштыру-икътисад, капиталь төзелеш, контроль-ревизия, социаль мәсьәләләр һәм кадрлар идарәләрен; ремонт һәм техник хезмәт күрсәтү, яңа техника, хезмәт һәм хезмәт хакы, финанс, ягулык һәм нефть хуҗалыгы, хезмәтне саклау бүлекләрен; әйләнә-тирәне саклау һәм табигый энергетика ресурсларын рациональ файдалану төркемен үз эченә ала.

Дәүләт комитеты системасына «Татсельхозтехника»ның 37 район берләшмәсе һәм 20 бүлекчәсе, 3 махсус кибет, 7 база, 3 авторемонт заводы, үзәк хәзерләүләр остаханәсе, «Татсельхозкомплект» һәм проектлау-конструкторлык конторалары, «Татсельхозмонтаж» һәм «Мехтрест» трестлары керә.

РСФСРның шундый ук дәүләт комитетына (1978 елга кадәр — Бөтенроссия «Россельхозтехника» берләшмәсенә) һәм ТАССР Министрлар Советына буйсына.

ТАССР Югары Совет Президиумының 1985 ел 17 декабрь Указы белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары ТАССР Агросәнәгать комплексына тапшырыла.

Рәисе — Н.Г.Энвальд (1978–1985 еллар).

Автор – Е.Б.Долгов