Нигезе

1921 елның мартында РКП(б)ның 10 съездында кабул ителә, 1918–1920 еллардагы Гражданнар сугышы чорының «хәрби коммунизм» сәясәтенә алмашка килә һәм «яңа» сәясәт исемен ала. В.И.Ленинның 1921–1922 елларда РКП(б)ның 10 нчы һәм 11 нче съездларында, 10 нчы конференциясендә, Коминтернның 3 нче һәм 4 нче конгрессларында, Советларның 9 нчы Бөтенроссия съездында ясаган докладлары һәм чыгышларында, шулай уканың күп кенә хезмәтләрендә («Азык-төлек салымы турында» — «О продовольственном налоге», «Алтынның хәзерге һәм социализмның тулысынча җиңүеннән соңгы әһәмияте» — «Значение золота теперь и после полной победы социализма» һ.б.) нэп фәнни һәм иҗтимагый-сәяси яктан нигезләнә. Нэпның төп эчтәлеге — продразвёрстканы продналог белән алыштыру, базар (товар-акча) мөнәсәбәтләрен торгызу, төрле милек формалары гамәлдә булу, яллы хезмәт һәм арендаланган җитештерү чаралары, хуҗалык исәбе, матди кызыксындыру чараларының төрле ысуллары кулланылу.

Башлануы

Нэп продразвёрстканы продналог белән алыштырудан башлана (Бөтенроссия ҮБКның 1921 ел 21 март Декреты), бу крәстияннәргә җитештерелгән продукциянең үзләреннән арткан өлешен сатарга мөмкинчелек бирә һәм авыл хуҗалыгы үсешенә юл ача. Ләкин Татарстанда 1921–1922 еллардагы корылык (кара Ачлык (1921–1922 еллар)) һәм 1922–1923 елларда иген уңмау (кара  Ачлык) авылның тиз арада нэпка күчүенә комачаулык итә.

Аграр секторда нэпка күчү баштарак тулы көченә бармый, 1920 еллар уртасында аның төп принципларын тормышка ашыру көч ала. Моңа 1925 елның язында хөкүмәтнең крәстияннәргә карата ясалган кайбер ташламалары этәргеч бирә: ашлыкны дәүләт тарафыннан билгеләнгән тотрыклы бәяләрдән сатуда катгыйлык кими, дәүләт салымы киметелә; җирне чикле вакытка арендага бирү срогы озайтыла; авыл хуҗалыгында элек урып-җыю чоры белән чикләнгән яллы хезмәттән файдалану законлаштырыла; сатуга, җитештерү чараларын арендалауга, эшче көчләр яллауга кагылышлы төрле адм. тыюлар бетерелә һәм чикләүләр алына.

Акча реформасы

Акча әйләнешендә дәүләт көйләвен тормышка ашыру өчен 1921 елның 4 октябрендә — РСФСР Дәүләт банкы, шул ук елның декабрендә Дәүләт банкының Казан өлкә конторасы (6 контон филиалын үз эченә ала) оештырыла (кара Милли банк), аның капиталы республика тулай балансының 66% ын тәшкил итә; төп бурычы сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын һәм сәүдәне үстерүгә булышлык итү була. 1922 елның ахырында товар-акча әйләнешенә «совзнак»лар урынына яңа акча — червонецлар кертелә (1924 елның гыйнварына республикадагы барлык акча массасының 79,9% ы).

1922–1923 елларда Татарстанда коммерция банклары һәм аларның филиаллары: Үзара кредит җәмгыяте, Сәүдә-сәнәгать банкының (Промбанк) Татарстан республика конторасы, Татарстан коммерция банкы (Татбанк), Авыл хуҗалыгы банкының (Сельхозбанк) Татарстан республика конторасы, Казан авыл хуҗалыгы кредит җәмгыяте, Бөтенроссия кооперация банкының (Всекобанк) Казан бүлекчәсе ачыла. Банк учреждениеләре системасы Авыл хуҗалыгы банкының җирле конторасы җитәкчелегендәге авыл кредит кооперациясе (кредит һәм ссуда-саклык җәмгыятьләре) хисабына киңәя. 1925–1926 елларда банкларның сәүдә өлкәсенә гомуми кредит күләме 53387,7 мең сум тәшкил итә, шуның 26937,9 мең сумы (50,5%) дәүләт өлешенә, 18094,9 мең сумы (33,9%) кооперациягә, 8350,5 мең сумы (15,6%) хосусый өлешкә туры килә. Дәүләт банкы республика халык хуҗалыгын кредит белән тәэмин итүдә беренче урынны били (аның артыннан Промбанк, Татбанк, Всекобанк һәм Сельхозбанк килә).

Салым системасы

1922–1923 еллардагы акча реформасыннан соң, авыл хуҗалыгындагы натуралата салым акчалата салым белән алыштырыла, бу шәһәр белән авыл арасында товар-акча мөнәсәбәтләренең киңәюенә булышлык итә. 1923 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы салымының 57,5% ы акчалата түләнә.

Авыл хуҗалыгы, кәсепчелек, керем салымнары, гадәттә, сыйнфый характерда була. Дәүләт директивалары нигезендә керем һәм кәсепчелек салымнары нормаларына ел саен диярлек арту юнәлешендә үзгәрешләр кертелә. Күтәрә алмаслык салымнар салыну сәбәпле банкротлыкка чыгу, килешүләр өзелү очраклары торган саен ешая, нәтиҗәдә сәүдә-сәнәгать предприятиеләренең, бигрәк тә хосусый предприятиеләрнең, саны кимүгә бара.

Совет җитәкчелеге, авыл һәм шәһәр җирләрендәге шәхси эшмәкәрләрне зур салымнар белән кысып, махсус рәвештә икътисадта шәхси капитал элементларының көчсезләнүенә ирешергә омтыла. Иң зур салым нисбәте сәүдә-сәнәгать сыйныфына туры килә (40% тирәсе), крәстияннәргә салым һәр 100 сумнан 2,3 сум исәбеннән салына, халык арасында күпчелекне тәшкил иткән эшчеләр, хезмәткәрләр һәм крәстияннәр, барысын бергә алганда, шәхси эшмәкәрләргә караганда салымны 16 тапкырга кимрәк түлиләр.

Шәхси эшмәкәр өчен үзәктән төшерелгән салымнардан бигрәк җирле салымнар (биналарга, шул исәптән фатирларга, җирле ихтыяҗларга һ.б.) авырлык тудыра. Дәүләт һәм кооперация сәүдәсе, сәнәгать предприятиеләренә салым, чиста керем суммасына пропорциональ рәвештә (салымның абс. күләме исәпкә алынмыйча) 8%, җирле бюджетка өстәмә белән — 10–12% күләмендә салына.

Авыл хуҗалыгы салымы сыйнфый принциптан чыгып алына (аның төп авырлыгы хәлле крәстияннәр өстенә төшә): 1 дисәтинәдән уртача 25 пот уңыш алынганда, ярлы крәстияннәр салымны 1 дисәтинәгә 30 кадак, урта хәллеләр — 3 пот 30 кадак, хәлле хуҗалыклар — 6 пот 5 кадак исәбеннән түли. Кооператив җитештерү ширкәтләренә — 10%, артельләр һәм авыл хуҗалыгы коммуналарына 25% күләмендә ташлама ясала.

1926–1927 елларда гамәлгә кергән яңа салым нигезләмәсе буенча крәстияннәрнең терлекчелек һәм кырчылыктан тыш умартачылык, яшелчәчелек һ.б. керем чыганакларына да салым салына. Керемнәре салым салынмаслык минимумнан артмаган ярлы хуҗалыклар (республикада андый хуҗалыклар 20% ка җитә) авыл хуҗалыгы салымын түләүдән тулысынча азат ителә.

1928 елда крәстияннәргә салым салу турындагы яңа, җирле салым органнарына кулакларга индивидуаль рәвештә, закон белән каралган нормалардан тыш салым салу хокукы биргән 28 нче маддә гамәлгә кертелә. Авыл хуҗалыгы машиналарын һәм эш коралларын, сәүдә йортлары һәм складларын, дачалар, конторалар һ.б.ны файдалануга биреп торудан, җирләрне, сәнәгать һәм һөнәрчелек-кустарчылык предприятиеләрен һ.б.ны арендага бирүдән алынган чиста керем салымы күләмен 100% ка җиткерү планлаштырыла. Әлеге чаралар сәнәгать предприятиеләрен торгызу һәм реконструкцияләү, авыл хуҗалыгын күтәрү өчен тиз арада капитал туплау зарурлыгы белән дәлилләнә.

Сәүдә

Нэп чорында зур тизлек белән дәүләт, кооперация сәүдәсе һәм хосусый сәүдә үсә. Сәүдә йортларына, башлыча, моңарчы сәүдә эше белән шөгыльләнмәгән кешеләр хуҗа була (66%). 1923 елда республикада 3549 сәүдә йорты булып, шулардан 3345 е — шәхси затлар, 114 е — дәүләт, 90 ы кооперация милке булып исәпләнә, 1925 тә әлеге күрсәткечләр тиңдәшле рәвештә — 14478, 487, 2270 һәм 11721. Бу предприятиеләрнең шактый зур өлеше икмәк һәм кондитер әйберләре, гастрономия һәм бакалея товарлары сату белән шөгыльләнә. 1926 елда сәүдә йортларының товар әйләнеше 144,8 млн сум тәшкил итә, шуның 42,1% ы дәүләт сәүдәсе, 28,2% ы кооперация сәүдәсе, 29,7% хосусый сәүдә өлешенә туры килә.

Ваклап сатуда хосусый капитал өстенлек итә — ул барлык товар әйләнешенең 87% ын, вак кирәк-яраклар сатуда 99% ын били. 1920 еллардан совет хөкүмәте тарафыннан хосусый предприятиеләргә адм. һәм икътисади басым башлана. Шуның нәтиҗәсендә Казан шәһәрендә генә 1926 елның маеннан 1927 елның маена кадәр товар әйләнеше 30,3 млн булган 349 кибет ябыла, бу барлык сәүдә-сәнәгать челтәренең 18,4%, барлык товар әйләнешенең 50,1% ын тәшкил итә. Күмәртәләп сату башлыча дәүләт оешмалары кулында була. 1928 елда хосусый сектор, яшелчә-җиләк-җимеш базарын исәпкә алмаганда, күмәртәләп сатудан читләштерелә.

Шәхси эшмәкәрләр күмәртәләп сату өлкәсеннән — 1929 елда, ваклап сатудан 1930 елда тулысынча кысрыклап чыгарыла.

Базар мөнәсәбәтләре үсешенә товар биржалары эшчәнлеге уңай йогынты ясый. 1921 елның декабрендә Мәскәүдә — Үзәк товар биржасы, 1922 елда Казанда товар биржасы ачыла. Алар актив рәвештә ихтыяҗ — тәкъдим мөнәсәбәтләрен ачыклыйлар, товар алмашын көйлиләр, вексельләр, акцияләр, пайлар белән бәйле операцияләр башкаралар.

1923 елда Казан биржасы тарафыннан 4,8 млрд сумлык килешү төзелә, шулардан 28,0% ы — сәнәгать товарларына, 23,4% ы — күн чималына һәм күн эшләнмәләргә, 10,9% ы — тарага, 10,3% ы — текстильгә карый. 1925 елның октябренә 76 оешма һәм хосусый зат (шулардан 44 е — дәүләт, 26 сы — хосусый һәм 6 сы кооперация сәүдә-сәнәгать предприятиесе) Казан биржасында әгъза булып тора. Тулай товар әйләнеше буенча Казан биржасы СССРда 8 нче урын били. 1924–1925 елларда Татарстандагы барлык сату әйләнешенең 47,5% ы аның катнашында башкарыла. 1927 елда Казан биржасының эшчәнлеге туктатыла, килешүләрне теркәү ТАССР Эчке эшләр министрлыгы карамагына тапшырыла.

1922–1927 елларда (Югары ХХСның 1922 ел 31 март карары нигезендә) ярминкәләр киң таралыш ала.

1922 елда Казанның «Ташаяк» ярминкәсе кабаттан эшли башлый (анда башка шәһәрләрнең сәүдә вәкиллекләре дә, җирле вәкиллекләр дә катнаша). Чит шәһәрләрнең эре сәүдә фирмаларыннан «Мосгосторг»ның Көнчыгыш конторасы (мануфактура, парфюмерия, тимер эшләнмәләр), Түбән Новгород губернасының Семёнов шәһәреннән «Корьев һәм Ежов ширкәте», Мәскәүнең «Балалар тәрбиясе» фирмасы һ.б. Казан ярминкәсендә үз сәүдә вәкиллекләрен тота. 1924 елда Татарстанда (Казан, Бөгелмә, Алабуга, Минзәлә,Тәтеш, Чистай) — 197 базар һәм 53 ярминкә, 1925 елда 106 ярминкә (18 шәһәр һәм 88 авыл) һәм 190 базар исәпләнә. 1925 елда Казан ярминкәсенең товар әйләнеше, сугышка кадәрге күрсәткечләрне узып китеп, 5 млн сумга җитә. 1929 елның 21 ноябрендә ТАССР ҮБК һәм ХКС эшләре идарәсе каршындагы Киңәшмә «Ташаяк» ярминкәсенең эшчәнлеген туктату турында карар кабул итә.

Хуҗалык аппараты

Нэп елларында Татарстанда хуҗалык аппаратын үзгәртеп кору тормышка ашырыла. Хезмәт һәм Оборона советының 1921 ел 12 август «Эре сәнәгатьне торгызу, җитештерүне күтәрү һәм үстерүгә кагылышлы чараларның төп нигезләре» карары белән республикада трестлар төзелә. Алар мөһим сәнәгать тармакларының хуҗалык исәбе белән эшләүче иң эре дәүләт предприятиеләрен туплаган хуҗалык берләшмәләреннән тора.

Предприятиеләр белән идарә итү, чимал һәм материаллар әзерләү, продукцияне базарда сату буенча барлык хокуклар трестларга бирелә. Трест, синдикат, кантон берләшмәләре системасы сәнәгатьне базар белән бәйли. 1922 ел башына ТАССР ХХС карамагында 10 трест (шул исәптән «Лесотрест», «Металлотрест», «Пищетрест», «Силикаттрест», «Татваленок», «Татшвейтрест», «Электротрест»), 7 кантон берләшмәсе (Буа, Бөгелмә, Алабуга, Мамадыш, Спас, Чаллы, Чистай) исәпләнә.

74 завод һәм фабрика, шул исәптән сәнәгатьнең төрле тармакларына караган предприятиеләр (шул исәптән азык-төлек җитештерү өлкәсендә — 32, тире һәм мех эшкәртүдә — 15, полиграфиядә — 15, агач эшкәртүдә — 8, сабын кайнатуда — 4) трестларга берләшә.

Республика ХХС структурасына кергән 19 предприятие 1922 ел ахырында, башлыча чимал булмау һәм җиһазлар тузу сәбәпле, туктап тора. 1922 елда «Электротрест»ның 11 электростанциясе эшли башлый, 1 нче яртыеллыкта 1 млн кВт·сәг тән артык электр энергиясе җитештерелә (кара ГОЭЛРО). 1920 еллар башында трестлаштырылган сәнәгатьнең күп кенә предприятиеләре зыянга эшли, 1923–1924 елларда килгән зыян 2,6 млн сум тәшкил итә. 1925 елдан трестлаштырылган предприятиеләр файдага эшли башлыйлар, 1925–1926 елларда 3 млн сумнан артык табыш алына.

1927 елда дәүләт секторы предприятиеләренең табышы 1 млн сумга якын була. 1920 еллар уртасында Татарстан сәнәгате тулай продукция күләме буенча сугышка кадәрге күрсәткечләргә якынлаша (91,9%). 1920 елларның 2 нче яртысында республикада дәүләт секторы предприятиеләрнең 83% ын берләштерә, эшчеләрнең 96,7% ы, җитештерелгән продукциянең 82,4% ы алар өлешенә туры килә. 1925–1926 елларда сәнәгатьтәге тулай продукция — 68,5 млн сум, шул исәптән трестлаштырылган предприятиеләр өлеше 30,5 млн сум тәшкил итә. 1926–1927 елларда ТАССРның якынча 14,6 мең (30,3%) кеше эшләүче цензлаштырылган сәнәгатендә 75,8 млн сумнан артык (28%). продукция җитештерелә.

Товар әйләнешен җанландыру һәм халыкның сәнәгать товарларына булган ихтыяҗын канәгатьләндерү максатыннан ХКСның 1921 ел 17 май Декреты белән ваграк сәнәгать предприятиеләре элекке хуҗаларына кайтарыла. ХКСның шул ук елның 5 июль Декреты Югары ХХСна вак предприятиеләр ачу һәм аларны дәүләт һәм кооперация оешмаларына, шулай укхосусый затларга арендага тапшыру хокукы бирә. РСФСР ҮБК һәм ХКС 7 июльдә эшчеләр саны 20 кешедән артмаган, соңрак — зуррак предприятиеләр ачарга рөхсәт итәләр. 1922 елда 2,5 меңнән артык вак һәм кустарчылык предприятиесе исәпләнә, аларның якынча 80% ы хосусый затларга карый.

Республика продукциясенең 70% ы кустар предприятиеләрдә җитештерелә. 118 җитештерү берәмлеге, шул исәптән 52 фабрика һәм завод, 66 тегермән арендага бирелә. Арендага тапшырганда (башка шартлар тигез булган очракта) кооперация оешмаларына һәм аларның берләшмәләренә, дәүләт учреждениеләренә өстенлек күрсәтелә: арендага бирелгән барлык предприятиеләрнең 65% ы дәүләт һәм кооперация оешмаларына, 35% ы хосусый затларга (шул исәптән 31% ы — элеккеге хуҗаларына) туры килә. 1923 елда 70 мең кеше эшли торган 4 мең предприятие хосусый затларга карый, аларның сәүдә әйләнеше барлык товар әйләнешенең 30% ын тәшкил итә.

1923–1924 елларда кустарь сәнәгать продукциясе эре һәм вак сәнәгатьтә җитештерелгән товарның гомуми тулай күләменең 23% ын, 1925–1926 елларда — 16% ын алып тора. 1920 еллар уртасына вак һәм кустарь сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләр 39,2 меңнән артык кеше, ягъни республика халкының гомуми саныннан 1,3% исәпләнә. Техник җиһазланыш ягыннан кустарь җитештерү артта бара: ТАССР ХХС мәгълүматлары буенча, кустарчылык белән шөгыльләнүчеләрнең гомуми саныннан нибары 6,7% ы механик җайланмалардан файдалана, 19,7% ының гына аерым эш бинасы була. Кустарьларның күпчелеге үзе һәм гаиләсе яши торган йортта эшли. 1928 елда вак сәнәгатьтә кооператив сектор өлеше 7,9 млн сум (1,4%), дәүләт секторы — 2,8 млн сум (0,2%), шәхси сектор — 45,1 млн сум (96,3%) тәшкил итә. 1926 ел ахырына вак сәнәгатьтәге тулай продукциянең 45,6% ы шәхси эшмәкәрләр тарафыннан җитештерелә. 1925–1926 елларда хосусый капиталның 50% ка якыны күн әйберләр тегү һәм агач эшкәртү, 30% ка якыны киез басу, 25% ка якыны кап сугу өлкәсенә карый. 1924–26 елларда хосусый предприятиеләр өлеше 20,2% тан 16,2% ка кадәр кыскара.

1927 елдан мамык фабрикалары һәм май заводларын хосусый затларга арендага бирү, шулай укаларга кагылышлы аренда килешүләрен яңарту тыела. Арендалау мөмкинлеге продукцияне республиканың Сәүдә халык комиссариаты билгеләгән бәяләрдән сату һәм аренда хакын предприятиенең максималь куәтеннән чыгып түләү шарты үтәлгән очракта гына саклана. Нәтиҗәдә, 1929 елга республика икътисадында хосусый сәнәгать тоткан урынның җитди әһәмияте югала.

Авыл хуҗалыгы

Аграр секторда нэп тулы көченә җәелә алмый. Нэп чорында авыл хуҗалыгы машиналарын һәм инвентарьларын бүлүнең алардан төп өлеш, аеруча эре машиналар белән иң элек «социалистик сектор» ны тәэмин итүгә корылган системасы булдырыла һәм камилләштерелә. ҮБК һәм ХКСның 1921 ел 16 август Декреты белән үз әгъзаларын крәстиян хуҗалыгына кирәкле инвентарь һәм кораллар белән тәэмин итү һәм алар җитештергән продукцияне кооперация аша сату белән шөгыльләнүче ширкәтләр авыл хуҗалыгы кооперативының иң отышлы төре итеп таныла.

1921–1923 елларда кооперация кооператив кредит, тәэминат-сату һәм җитештерү кооперациясе бергә берләшкән универсаль система буларак оеша. Авыл хуҗалыгы кооперациясе СССР ҮБК һәм ХКСның 1924 ел 22 август «Авыл хуҗалыгы кооперациясе турында» карары нигезендә күмәк рәвештә авыл хуҗалыгы җитештерүе белән шөгыльләнү һәм ярдәмче предприятиеләр эшчәнлеген алып бару; үз әгъзаларын эш кораллары, орлыклар, ашламалар белән тәэмин итү; авыл хуҗалыгында җитештерелгән товарны эшкәртү һәм сату; машиналар сатып алу һәм алардан файдалану; үз әгъзаларына ссуда бирү кебек вәкаләтләре күздә тотылып законлаштырыла. Нэп елларында хакимият тарафыннан хосусый секторга минимум, күмәкләштерелгән секторга максимум күләмдә капитал кертү төп таләп итеп куела.

Максаты авыл халкын җитештерү чаралары — терлекләр, эш кораллары һәм авыл хуҗалыгы машиналары, селекцияләнгән чәчү материаллары һ.б. белән тәэмин итү булган «Селькредсоюз» крәстияннәрне авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм кредит бирү буенча берләштерү белән шөгыльләнә. «Селькредсоюз»га әгъзалык хокукы белән 6 кантон һәм 2 район союзы керә. Башлангыч челтәр әгъзалары оешманың барлык әгъзалары саныннан 67% тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы кооперациясе ассортиментының 70% ы крәстиян хуҗалыгы кирәк-яракларыннан, 30% ы сәнәгатьтә һәм шәһәр тормышында кулланылучы әйберләрдән тора.

«Селькредсоюз»ның товар әйләнешендә хосусый сәүдә зур роль уйный, барлык товарның 49% ы шул секторга карый.

1927 елда крәстиян хуҗалыкларының күмәкләшүе 19% ка җитә. Кооперациягә тартылган крәстияннәрнең (якынча 100 мең кеше) 95% ы кредит һәм сату-алу ширкәтләре, 5% ы җитештерү кооперативлары (колхозлар, машина ширкәтләре, мелиорация һәм сөтчелек артельләре һ.б.) аша күмәкләштерелә. Җитештерелгән товарның тулай күләменнән кооперация оешмалары аша сату уртача 62% тәшкил итә (дәүләт органнары аша — 27%, хосусый сәүдә аша — 11%). 1928 елның 1 октябренә кооператив берләшмәләрнең гомуми саны 1282 гә җитә, авыл халкының күмәкләшү дәрәҗәсе барлык крәстиян хуҗалыкларына карата 32,8% тәшкил итә. Крәстияннәрне җитештерү чаралары белән тәэмин итү фәкать авыл хуҗалыгы кооперациясе аша тормышка ашырыла.

Җитештерү кооперациясе авыл җирләрендә киң таралыш алмый. 1927 елда 397 күмәк хуҗалык, шул исәптән 199 авыл хуҗалыгы ширкәте (кара Җирне бергәләп эшкәртү ширкәте), 145 авыл хуҗалыгыартеле (кара Колхоз мәкаләсен), 15 авыл хуҗалыгы коммунасы (кара Авыл хуҗалыгы коммунасы) һәм 38 посёлок ширкәте исәпләнә. 1928 елда колхоз секторы барлык крәстиян хуҗалыкларының 0,5% ын колачлый. Крәстияннәр арасында авыл хуҗалыгы ширкәтләре һәм артельләр аеруча таралыш ала. Колхозларның 81% ы — орлыкчылык, 19% ы терлекчелек юнәлешендә махсуслаша. Республика авыл хуҗалыгында колхоз секторы әһәмиятле урын биләми, 1928–1929 елларда колхозларга тулай продукциянең 2,8% ы туры килә, аның товарлыклы өлеше 3,1% тәшкил итә.

Эшне хуҗалык исәбе белән алып баручы совхоз хуҗалыклары (к. Совхоз мәкаләсен), зыянга эшләүләре сәбәпле, республика авыл хуҗалыгында иң тотрыксыз санала һәм һәрдаим дәүләт ярдәменә ихтыяҗ кичерә. 1922 елның мартында дәүләт совхоз системасы үзгәртеп оештырыла. ТАССР ХКСның 1922 ел 13 июнь карары белән «Совхозтрест» оештырыла, совхозлар дәүләт тәэминатыннан алына һәм хуҗалык исәбенә күчерелә. ТАССРдагы 100 совхозның 13 е трестлаштырыла, 13 е кантон җир бүлекләре һәм ТАССР Игенчелек халык комиссариаты карамагында калдырыла, 26 сы төрле оешма һәм учреждениеләргә тапшырыла, калганнары бетерелә. 1923–1924 елларда «Совхозтрест» карамагында 14 совхоз була. 1926 елда «Совхоз­трест» ның бурычы 661 мең сум белән исәпләнә. 1926 елда трест совхозлары сөрүлекләрнең 37% ын үз көчләре белән эшкәртә (1928–29 елларда — 62% ка кадәр), калган җир биләмәләре крәстияннәргә арендага (32%) һәм уңышлата түләү шарты белән файдалануга (10%) бирелә. Авыл хуҗалыгыда 123 совхоз дәүләт секторына карый, алар өлешенә республикадагы чәчүлек җирләрнең 0,25% ы туры килә.

Нэп елларында аренда мөнәсәбәтләре — җирне һәм җитештерү чараларын арендага бирү-алу киң җәелә. «Җирдән хезмәтчел файдалану турында» законы буенча теге яки бу сәбәп белән җирне үзләре эшкәртә алмаган хуҗалыкларга аны тулаем һәм өлешләп арендага бирү рөхсәт ителә. Хезмәт коллективларына да, учреждение, предприятие, оешма һәм хосусый затларга да арендалауга юл куела. Нэп чорында аренда хакын түләүнең акчалата, натуралата, уңышлата, эшләп түләү формалары һәм шулай уккатнаш төре гамәлдә була. 1923 елда дәүләт биләмәләре: 2222 дис. сөрүлек җирләр, 3465 дис. болын, 140 балык тоту участогы — барлыгы 5687 дис. җир арендага бирелә. 1927 гә барлык сөрүлекләрнең 0,1% ы арендалана. Тулы булмаган мәгълүматлар буенча, ярлы крәстияннәрнең якынча 800 мең дисәтинә сөрүлек җирләре хәлле крәстияннәр тарафыннан эшкәртелә. 1928 елда арендага бирелгән җир мәйданнары 0,6% тәшкил итә. Шул ук вакытта авыл җирендә җитештерү чараларын арендалау киң таралыш ала. 1925 елда крәстиян хуҗалыкларының 51,5% ы — үз эш кораллары, 42,9% ы — арендаланган, 5,6% ы — катнаш эш кораллары; 54,5% ы — үз эш терлекләре, 44,9% ы — алып торылган, 1,6% ы катнаш эш терлеге белән тәэмин ителгән була.

Нәтиҗәләре

Нэп төбәк халык хуҗалыгын тиз арада торгызу мөмкинлеге бирә. 1927 елга авыл хуҗалыгындагы төп күрсәткечләр 1917 ел дәрәҗәсенә якынлаша (кара Крәстияннәр мәкаләсен). Ләкин авыл җиренә нэпның соңарып килүе һәм эзлеклелек белән алып барылмавы, крәстияннәргә катгый хокукый гарантияләр бирелмәү, әлеге сәясәтнең сыйнфый характерда булуы аның тулысынча тормышка ашырылуына комачаулык итә.

Вак товар җитештерүе шартларында ирекле сәүдәгә рөхсәт бирелү капиталистик элементларның беркадәр җанлануына мөмкинлек ача. Яңа буржуазия (нэпманнар) — сәүдәгәрләр, арендаторлар, эшмәкәрләр, алыпсатарлар, комиссионерлар һ.б. үсә бара. Бер үк вакытта авылның социаль катлауларга аерылу процессы бара: крәстияннәр арасыннан кулак һәм батрак төркемнәре калкып чыга. Авыл хуҗалыгы буржуазиясе (кулаклар) саны 1922–25 тә 0,7% тан 4,8% ка кадәр үсә (кара Кулаклар мәкаләсен). 1927 елда авыл җирендә 23,8 дән артык батрак исәпләнә. 1928 елда Татарстанда 168,6 мең атсыз (32,7%) һәм 118,4 мең сыерсыз (23%) хуҗалык була. 1929 ел башына авыл хуҗалыгы инвентаре булмаган крәстиян хуҗалыклары якынча 40%, сабанлылар нибары 45,5% тәшкил итә. Дәүләт нэпманнар һәм авыл буржуазиясенең эшчәнлеген катгый күзәтчелектә тота һәм чикләүләр билгели.

Нэп елларында авыл хуҗалыгы базарындагы бәяләр проблемасы — совет хөкүмәте крәстиян җитештергән төп продукт булган икмәк бәясен рентабельле экспорт дәрәҗәсендә тотарлык итеп көйләүне максат итеп куйганлыктан, аеруча икмәк бәяләре проблемасы — халык хуҗалыгы үсешендә аеруча кискен тора. Икмәк хәзерләү башлыча «Хлебопродукт» (49%) һәм «Госбанк» (40%) өлешенә туры килә. Үзәк кооперация оешмалары хәзерләүләрне миним. күләмдә алып бара: «Центросоюз» — 2,6%, «Сельскосоюз» — 1,1%. Шулай ук 15 ләп хосусый икмәк хәзерләү конторасы эшли (иң эреләре — «Товарооборот», «Север», «Приволжское товарищество»). 1926 елда дәүләт һәм кооперация оешмаларының хәзерләүләр белән шөгыльләнүен оештыру концепциясе тамырдан үзгәртелә. Әгәр элек үзара көндәшлек тудыру юлы белән үз эшләренең нәтиҗәлелеген күтәрә, чыгымнарны киметә барган берничә дәүләт һәм кооперация оешмасының базарга берьюлы чыгуы гадәти хәл саналса, 1926 елдан алар арасындагы көндәшлек, бәяләр арту сәбәбе күрсәтелеп, зыянлы дип табыла. Нәтиҗәдә, базарга чыккан дәүләт һәм кооперация оешмаларының саны 5 кә калдырыла.

Бер үк вакытта авыл хуҗалыгы базарында хосусый хәзерләүчеләрнең сәүдә-эшмәкәрлек эшчәнлеге чикләнә. Боларга параллель рәвештә ТАССР Эчке сәүдә халык комиссариаты икмәк, чимал, ит, терлек мае һәм йомырка хәзерләү бәяләренең өске чиген билгели. Хәзерләүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен төп хәзерләүчеләр өчен билгеләнгән чиктән артык бәягә алу тыела. Шулай итеп, авыл хуҗалыгы базарында директив тәртиптә базар конъюнктурасы белән бик аз бәйләнешле тотрыклы бәяләр кертелә. Шуның нәтиҗәсе буларак, тотрыклы дәүләт бәяләре белән ирекле базар бәяләре арасында торган саен арта баручы аерма — «бәяләр кайчысы» барлыкка килә, бу исә крәстиян хуҗалыгының барлык тармакларына тискәре йогынты ясый.

Товар кытлыгы шартларында сәнәгать бәяләрен төшерүгә йөз тоту уңай нәтиҗәләргә китерми, товар кытлыгының көчәюенә һәм дәүләт бәяләре белән ирекле базар бәяләре арасының ерагаюына китерә. 1926–1927 елларда сәнәгать товарларына ваклап сату бәяләренең төшерелүе республика җитәкчелеге өчен чагыштырмача уңышлы була, бу адым, элеккеге бәя төшерүләрдән аермалы буларак, базар конъюнктурасын исәпкә алып ясала. Ул җитештерелгән эшләнмәләрнең кулланылыш максаты, сугышка кадәрге базар бәяләренә карата кыйммәтлелек дәрәҗәсе һәм базардагы халәт исәпкә алынып, фәкать кайбер товар төркемнәре өчен генә гамәлгә ашырыла. Бәя киметү кытлык кичерүче тармакларга кагылмый. Ләкин шуларга да карамастан, бәяләргә һәм товар массасын бүлүгә планлы күзәтчелекнең катгыйлыгы көтелгән нәтиҗәне бирми; аның тоташ контроль икътисадның барлык якларын колачлаган халәттә генә яши алуы ачыклана. Бәяләр билгеләүдә директив планлаштыру сәясәте, ахыр чиктә, «икмәк хәзерләү кризисы»на һәм нэпның төп принцибыннан — базар икътисадыннан тайпылуга китерә.

Нэпның базар икътисады нигезләре җимерелүгә шулай ук контрактация дә йогынты ясый. Контрактация гарантияле рәвештә тотрыклы бәядән авыл хуҗалыгы продукциясе алу максатында аграр секторга план аша тәэсир итү чарасы булып тора. Ул базарны стихияле рәвештә барлыкка килгән бәяләрдән сакларга тиеш була. Контрактация нигездә ирекле рәвештә уздырылган һәм, башлыча, техник культуралар җитештерүчеләрне колачаган 1925–1926 еллардан аермалы буларак, 1928–1929 еллардагы контрактация кампаниясе барлык төп авыл хуҗалыгы продуктларына да кагыла. Килешүләр колхозлар, җир эшкәртү җәмгыятьләре, чәчүчелек ширкәтләре белән аванс тәртибендә, кагыйдә буларак, орлыклар алу максатында ссудалар бирү өчен төзелә. 1927–1928 елларда контрактация республикадагы уҗым басуларының 8,9% ына тарала.

1928 елда, крәстиян хуҗалыклары тарафыннан аларның дәүләткә продукция тапшыру буенча алынган барлык йөкләмәләре үз көчендә калган хәлдә, аларны орлыклар, эш кораллары белән тәэмин итү һәм аванслау бетерелә. 1929 елның 28 август карарында колхозларга акчалата аванс бирүне кыскарту һәм акрынлап туктату, аның урынына колхоз җитештерүен кредитлау һәм тәэмин итү тәкъдим ителә. Продукция килешүдә каралган күләмдә тапшырылмаган очракта җыелган барлык уңышны яки мөлкәтне конфискацияләүдән алып җинаять җаваплылыгына тартуга кадәр булган административ-мәхкәмә чаралары күрелә башлый. Бу крәстияннәрне килешү төзүдән тайчануга яки аны үтәүдән баш тартуга, нәтиҗәдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмнәренең кимүенә китерә. Нэпка күчү чорында зур авырлык белән торгызылган крәстиян базарының җимерелүе контрактациянең кимчелекле нәтиҗәсе булып тора. Шуның белән бергә, ул базар мөнәсәбәтләренең мөһим компоненты булган кооперациянең икътисади нигезләрен какшата. Крәстиян хуҗалыкларының базарга булган ихтыяҗын канәгатьләндерү һәм аларның үсешен стимуллаштыру институты булган кооперация дәүләтнең крестьяннардан алар тарафыннан җитештерелгән продукцияне тартып алу коралына әверелә. Крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү башланганнан соң, контрактация системасы барлык колхозларга тарала; шул рәвешле колхозлар товарсыз мөнәсәбәтләр системасына тартыла. 1920 еллар ахырында, индустрияләштерү һәм крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү барышында, нэп бетүгә йөз тота.

Нэп елларында икътисадта барган процесслар республика җәмгыятенең күп якларына катлаулы һәм каршылыклы йогынты ясый. Авылда крәстияннәрнең социаль катлауларга — эшлекле гражданнар төркеме һәм батракларга аерылуы бара. Тормыш темпларының, сыйфатының кискен үзгәрүе, җәмгыять структурасын үзгәртеп кору, мәнфәгатьләр каршылыгы социаль киеренкелек тудыра һәм гражданнарны яңа социаль шартларда үз урыннарын эзләүгә этәрә. «Уңнар» — татар халкының милли мәнфәгатьләре мөстәкыйльлеге тарафдарлары һәм «суллар» — илдә хакимият вертикален көчәйтү яклылар каршылыгында чагылыш тапкан, аларның республикадагы җитәкче вазифалардан читләштерелүенә китергән иҗтимагый-сәяси көрәш активлаша (кара РКП(б) ҮКның дүртенче киңәшмәсе, «Солтангалиевчелек», «Унбиш җитәкче хаты», «Утыз тугыз җитәкче хаты»). Милли мәсьәлә кискенләшә. 1927–1928 елларда директива буенча татар алфавитын латин графикасына — яналифкә күчерү башлана, бу татар җәмгыятендә фикер каршылыклары, сәяси килешмәүчелек килеп чыгуга сәбәп була (кара «Сиксән икеләр хаты»). Иҗтимагый фикер көрәше фәлсәфи тәгълиматлар, икътисади һәм социаль доктриналарның киң спектрын хасил итә. Нэп елларында мәгариф һәм милли-агарту учреждениеләре (кара Культура революциясе), фәнни оешмалар (кара Гыйльми үзәк) һәм төбәкне өйрәнү оешмалары (кара Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте, Татарстан төбәкләрен өйрәнү бюросы, Төбәкчелек белеме, Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте, Татар мәдәнияте йорты) зур үсешкә ирешә. Бу елларда сәнгатьтә һәм архитектурада авангардизм һәм конструктивизм идеяләрен алга сөргән агымнар киң тарала (кара «Всадник», «ТатЛЕФ», Конструктивизм), беренче әдәби иҗат берләшмәләре — «Часовой», «Октябрь» (кара Әдәби түгәрәкләр һәм оешмалар) һәм язучылар оешмалары (кара Татар совет язучылары оешмасы, Татар пролетар язучылары ассоциациясе) барлыкка килә. Вакытлы матбугат аерым үсеш кичерә: төрле басмалар дөнья күрә, газета һәм журналларның тиражы чагыштыргысыз дәрәҗәдә арта. Нэп чорында илдә хөкем сөргән социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси киеренкелек совет җитәкчелегенең доктриналь күрсәтмәләрендәге «бөек борылышка» башлангыч биргән 1923–1924 еллардагы артык җитештерү кризисы һәм 1927–1928 еллардагы икмәк хәзерләү кризисы вакытында аеруча ачык чагылыш таба.

Әдәбият

Габидуллин Х.З. Татарстан за семь лет. К., 1927; 

Ермолаев В.М., Шараф Г.Ш. Сравнительная характеристика татарского, русского и нацменовского крестьянского хозяйства Татреспублики. К., 1927; 

Ермолаев В.М., Шараф Г.Ш., Хасанов М.А. Очерки по экономической географии Татреспублики. К., 1931; 

Климов И.М. Образование и развитие Татарской АССР (1920–1926 гг.). К., 1960; 

Залялов А.М. Социалистическое преобразование сельского хозяйства в Татарии (1917–1937 гг.). К., 1974; 

Коломыц О. НЭП в промышленности Татарской республики: Дис. ... К., 1995; 

Шайдуллин Р.В. Крестьянство Татарстана: Экономический и общественно-политический аспекты (1920–1929 гг.). К., 2004.

Автор — Р.В.Шәйдуллин