- РУС
- ТАТ
(1990 елның июненә кадәр «Болгар әл-Җәдид»), иҗтимагый-сәяси оешма
1988 елның 27 августында Казанда татар интеллигенциясе вәкилләре (Р.Кадыйров, Ф.Нуретдинов һ.б.) инициативасы белән оештырыла (1989 елның 21 мартында рәсми теркәлә). Болгар милли конгрессы президенты Г.З.Хәлилов (1990 елдан). Иң югары идарә органы – Җыен; башкарма органы – Вәкилләр советы (30 кеше) һәм Идарә (15 кеше). Басма органы – «Болгар иле» газетасы (1990–1992, Оренбург шәһәре, мөхәррире Р.Шәрипов).
Оештыру съезды 1990 елның 8–9 июнендә Казанда уза: СССРның төрле шәһәрләреннән 23 оешма вәкилләре (150 кеше) катнаша. Устав һәм программа кабул ителә. Программасында: болгар халкының һәм аның мәдәниятенең милли-дәүләти яңарышы, татарларга «болгар» атамасын кайтару һ.б. Оешма әгъзалары Татарстанны «Болгар иле» яки «Болгарстан» дип үзгәртү, Татарстанның тулы бәйсезлеге, Татарстан һәм Башкортстан территорияләрен бердәм дәүләткә берләштерү фикерен яклыйлар (Болгар милли конгрессы идеологлары башкортларны мөстәкыйль халык дип түгел, «көнчыгыш болгарлар» дип исәплиләр). Филиаллары Оренбург, Санкт-Петербург, Чаллы, Болгар шәһәрләрендә һ.б. торак пунктларда ачыла.
1987 елда хәрәкәт лидерлары «татар» атамасы турында матбугатта бәхәс оештыралар; 1988 елның 24 сентябрендә «Без – болгарлар» лозунгы белән митинг уздырыла. 1989 елның язында Болгар милли конгрессы секция хокукында Татар иҗтимагый үзәге составына керә.
Торопов Д. Татарстан: партии и общественные организации. Казань, 1993.
Политическая система Республики Татарстан. Казань, 1995.
Терентьева И.В., Беляков Р.Ю., Сафаров М.Ф. Политические партии и движения Республики Татарстан. Казань, 1999.
Автор – Л.М.Айнетдинова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.