Исламов Р.Ф. Муса Җәлил: Биобиблиографик күрсәткеч. Казан: ТР ФА М.Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, 2026. 300 б. +12 б. ил.

Бу биобиблиографик күрсәткечтә Советлар Союзы Герое (1956), Ленин премиясе лауреаты (1957), шагыйрь Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлилов, 1906–1944) биографиясе, нәшер ителгән әсәрләре, тормышы һәм иҗаты турында дөнья күргән монографик хезмәтләр, гыйльми җыентыклар, якланган диссертацияләрнең авторефератлары, мәкаләләр хакында мәгълүмат тупланды. Алар хронологик яктан шагыйрь үзе яшәгән чордан алып хәзерге вакытны иңли.

Хезмәт М.Җәлилнең шәхесен һәм иҗат эшчәнлеген өйрәнүчеләргә, әдәбият галимнәренә, аспирантларга, укытучыларга һәм киң гавам укучыга тәкъдим ителә.