Үләмә елгасының (Зөя елгасы кушылдыгы) уңъяк ярында, Апас районы Шонгаты авылы янында. Шонгаты комплексы истәлекләре И.А.Износков (XIX йөз), Н.Ф.Калинин һәм А.Х.Халиков (1949), Р.Г.Фәхретдинов (1960 еллар) тарафыннан тикшерелә.

Таш һәм бронза гасырлар истәлекләрен, Болгар культурасына нисбәтле шәһәрлекне, 2 авыллыкны һәм каберлекне һ.б.ны үз эченә ала. Болгар шәһәрлеге елга буендагы тәбәнәк киртләчтә, Шонгаты авылыннан 0,5 км ераклыкта урнашкан, мәйданы 40 мең м2 чамасы.

Шонгаты комплексы территориясендә чакматаш эшләнмәләр, керамика кисәкләре, кораллар табыла (ТР Милли музее фондларында һәм Финляндиядә В.И.Заусайлов тупланмасында сакланалар).

Әдәбият                

Калинин Н.Ф., Халиков А.Х. Итоги археологических работ за 1945–1952 гг. К., 1954; 

Ефимова А.М. Каталог археологических коллекций. К., 1980. Вып. 2; 

Археологическая карта Татарской АССР. Предволжье. К., 1985.