Эчтәлек

Алексеев районының элеккеге Түбән Мәрҗән авылы урынында урнашкан.

1964 елның көзендә Е.П.Казаков җитәкчелегендәге археологик отряд тарафыннан тикшерелә. Түбән Мәрҗән каберлеге территориясендә Куйбышев сусаклагычы сулары кимү вакытында каберлек калдыклары, шул исәптән кеше сөякләре, әвәләп эшләнгән чүлмәкләр, каберләр һ.б. табыла. Су тарафыннан юылган курган өеме астындагы, буралы курган культурасына нисбәтле 33 кабер тикшерелә. Каберләрдә мәетләр янга яткырып бөгәрләнгән хәлдә, әйберләр — тараксыман һәм кисеп ясалган бизәкле балчык савытлар һ.б. белән урнаштырылган.

Әдәбият

Археологические памятники Центрального Закамья. К., 1990.                     Автор — Е.П.Казаков