Эчтәлек

Әтрәч комплексы истәлекләре XIX йөзнең икенче яртысында табыла, беренче тапкыр 1949 елда Н.Ф.Калинин тарафыннан тикшерелә.

Әтрәч комплексына Идел буе Болгары, Алтын Урда заманнарыннан калган авыллыклар, каберлекләр һ.б. археологик истәлекләр керә. Әтрәч комплексының нигезен «Мең өйле Шунгат» исемле болгар авыллыгы һәм XIV йөзнең беренче яртысына караган каберләр сакланган «Изгеләр каберлеге» тәшкил итә.

Әтрәч комплексы мәйданында Җүчиләр дәвере акчалары хәзинәсе, алтын-көмештән эшләнгән зәркәнчелек әйберләре табыла.

Әдәбият

Калинин Н.Ф., Халиков А.Х. Итоги археологических работ Казанского филиала Академии Наук СССР за 1945–1952 гг. Казань, 1954.

Археологическая карта Татарской АССР. Предволжье. Казань, 1985.