- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Тәмте елгасы буенда, Теләче авылыннан 11 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1654 елдан Аланка авылы буларак мәгълүм.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, тегүчелек кәсепчелеге таралган була.
1859 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет була.
XX йөз башында 2 мәчет (аларның берсе 1875 елда төзелә, 1935 елга кадәр эшли, икенчесе – 1895 елда, 1930 елда манарасы җимерелә, советлар чорында клуб һәм мәктәпнең өстәмә бинасы урнаша), мәдрәсә (1921 елга кадәр эшли), су тегермәне, ярма яргыч, 8 вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1284,5 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Ключище волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән кабат Теләче районында.
Хәзер – Алан авыл җирлеге үзәге.
1929 елда авылда (башка мәгълүматлар буенча, 1931 елда) «Марс-2» колхозы оештырыла. 1959 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1960 елда) «Марс-2», «Байкал» (Балыклы авылы), «Красный ключ» (Ключище авылы), «Күкчә» (Күкчә авылы) хуҗалыклары «Родина» колхозына (үзәк утары – Балыклы авылы) берләшәләр, 1995 елда «Алан» крестьян хуҗалыклары берләшмәсенә үзгәртелә, 2004 елдан «Алан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
1921 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1917 елда) элеккеге мәдрәсә җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1929 елда – тулы булмаган урта мәктәп, колхоз яшьләре мәктәбе оештырыла, 1935 елда – урта, 1946 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1941 елда) – җидееллык, аннары – сигезьеллык, 1967 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1958 елда) урта мәктәпкә үзгәртелә.
1994–2004 елларда агролицей (1935 елдан һәм 1968 еллардан яңа биналарда, 1961 елда интернат, 1969 елда – мәктәпкә өстәмә корылма төзелә) буларак эшли. 1973 елдан мәктәп тракторчы-машинистлар һәм тегүчеләр әзерли.
Мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (1965 елдан, оештыручысы – П.А.Дадукова) эшли.
Авылда мәдәният йорты (1967 елдан), китапханә (1935 елдан), балалар бакчасы (1977 елдан, элегрәк вакытлы яслеләр эшли), мәчет (2000 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2022 елдан яңа бинада) бар.
Мәдәният йорты каршында «Умырзая» театр һәм «Мирас» фольклор коллективлары (икесе дә – 2018 елдан) эшли. «Шалтырама» (2013 ел), «Оркыя» (2014 ел), «Хәтер» чишмәләре төзекләндерелгән.
Н.Х.Булатов (1939 елда туган) – журналист, Татарстан Республикасы, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре;
Н.Г.Гафаров (1906–1979) – Казан ремонтлау заводы директоры (1956–1965 елларда), Хезмәт Кызыл байрагы ордены кавалеры;
Д.Ш.Моратов (1947–2021) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасы, РФнең атказанган химигы, «Почет билгесе» ордены кавалеры;
С.Д.Йосыпов (1925–2003) – җырчы, ТАССРның атказанган артисты.
1782 елда – 60 ир-ат;
1859 елда – 641,
1897 елда – 991,
1908 елда – 1330,
1920 елда – 1388,
1926 елда – 1238,
1938 елда – 1061,
1949 елда – 944,
1958 елда – 805,
1970 елда – 818,
1979 елда – 772,
1989 елда – 585,
2002 елда – 532,
2010 елда – 509,
2020 елда – 453 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.