Эчтәлек

1906 елның 5 декабрендә «Дин вә мәгыйшәт» журналын нәшер итү өчен ачыла, аның нашире һәм шул ук вакытта басмаханә хуҗасы сәүдәгәр һәм мулла М.Хөсәенов була. 1907 елдан татар китаплары басыла башлый.

1917 елның октябренә кадәр гомуми тиражы 175750 данә булган 104 китап чыга, аларның 40 тан артыгы дини җыентыклар, М.Хөсәенов акчасына басылалар, заказчылары Казан губернасы, Оренбург, Уфадан. Дөньяви әсәрләр арасында — И.Казаковның «Гимназия»се (10 сәгатьтә рус телен өйрәнү буенча дәресләр сериясе, аны хатыны Н.Казакова үз акчасына бастыра), 10 нан артык дәреслек, казакъ авторларының шигырьләр җыентыгы, татар әдәбияты вәкилләре әсәрләре (Т.Гыйззәт, Г.Зариф, Г.Шәрифов, Х.Абушаев-Атлаши), Г.Гомәринең «Башкорт халкы тарихы», фәнни-популяр әсәрләр, татар халык җырлары җыентыклары, хәйрия җәмгыятьләре хисаплары һ.б.

Кайбер басмалар цензура эзәрлекләве астында була. Алга таба исеме рәсми рәвештә «Дин вә мәгыйшәт» дип үзгәртелә, 1917 елның ахырында Оренбургның өч басмаханәсе арасында шул исем белән санала. Басмаханәнең татар-гарәп шрифтлары, башка татар басмаханәләренең шрифтлары кебек үк, хәрби-поход басмаханәсен булдыру өчен Кызыл Армия частьлары тарафыннан конфискацияләнә.

Әдәбият     

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. К., 1974; 

шул ук. Татарское государственное издательство и татарская книга России (1917–1932). К., 1999.

Автор — Г.Г.Габделганиева