Эчтәлек

Шәһәр тибындагы Алексеевск поселогы янында калкулыкларда һәм Кама елгасының сул кушылдыгы үзәне өстендәге сөзәклекләрдә урнашкан.

1960, 1966 елларда Т.А.Хлебникова тарафыннан тикшерелә. Таш (неолит) һәм бронза гасырларга караган торулыклар, Ананьино, Имәнкискә, шулай ук Болгар культураларына нисбәтле шәһәрлекләр, авыллыклар, каберлекләр керә.

Болгар дәвере истәлекләре күбрәк өйрәнелгән, арада VI йөзнең Алексеевск сәүдә-һөнәрчелек үзәге, X–XII йөзләрдәге тораклар сакланган Алексеевск шәһәрлеге, XIV йөз каберлеге бар.

Әдәбият

Хлебникова Т.А. Алексеевское городище (к вопросу о своеобразии раннеболгарской культуры) // Вопросы этногенеза тюркоязычных народов Среднего Поволжья. Казань, 1971.

Археологические памятники Центрального Закамья. Казань, 1988. № 237–273.

Руденко К.А. Алексеевское селище и могильник («У дамбы») в Татарии // Проблемы средневековой археологии волжских финнов. Йошкар-Ола, 1994.