- РУС
- ТАТ
Төрки каганлыкларда һ.б. төрки дәүләти берләшмәләрдә идарәче ыруг атамасы
Атаманың этимологиясе төрлечә аңлатыла. Борынгы кохар (согди) телендә ул «күк», ягъни борынгы төркиләр берләшмәсе «күк түрек» мәгънәсенә туры килә дип фаразлана.
Борынгы кытай язмасында Ашинаның төрки риваятьләрдә хуннарның (сөннәрнең) идарәче кабиләсе исеменнән алынганлыгы әйтелә. Бу ыруг безнең эраның 1 нче меңьеллык башында Көнчыгыш Төркестанда яшәгән, соңрак Алтай тауларының монголлар биләгән тарафына кысрыклап чыгарылган. Монда алар күп кабиләләрне берләштерәләр һәм V йөздә «төрек» исеме белән танылган берләшмәне җитәклиләр. 551 елда оештырылган Төрки каганлык башлыклары да, соңрак оешкан Көнчыгыш һәм Көнбатыш төрки каганлыклар идарәчеләре династиясе дә Ашина ыругыннан була.
Урта гасырлар төрки дәүләтләрендә дә (Хәзәр каганлыгы һ.б.) Ашина идарәче ыруг булып санала. Кыпчакларның Асән (Ашин) ыругы берләшмәсе XIII йөздә Икенче Болгар патшалыгын аякка бастыруда төп рольне уйный.
Бичурин Н.Я. Собрание сведений о народах, обитавших в Средней Азии в древние времена. М.–Л., 1950.
Гумилёв Л.Н. Древние тюрки. М., 1993.
Кляшторный С.Г. Степные цивилизации Европы. СПб., 1997.
Liu Mau-tsai. Die chinesischen achrichten zur Geschichte der Ost-Turken. Wiesbaden, 1958.
Автор – И.Л.Измайлов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.