Эчтәлек

Атама БРның Кушнаренко авылы янындагы каберлек исеменнән алынган.

Беренче тапкыр В.Ф.Генинг тарафыннан 1959 елда тасвирлана. 4 этапка бүленә: элгәреге (VI йөзнең 2 нче яртысы — VII йөз башы), Мәнәк (VII–VIII йөзләр), Хөсәен (VIII йөз ахыры — IX йөз), Танкеевка (IX йөз ахыры — X йөзнең 1 нче яртысы). Маҗар кабиләләренә якын булган Көнбатыш Себер күчмә угор халыклары калдырган дип фараз ителә. Башта Кушнаренко кабиләләре Урал алдына килеп утыралар. Мәнәк этабында алар территорияләрен киңәйтәләр — Көнчыгыш Кама аръягының Турбаслы-Имәнкискә халкы җирләрен үзләштерәләр. IX йөзнең урталарында маҗар-кыпчак сугышлары чорында Кушнаренко җирләре бушап кала, халкы Көнбатыш Кама аръягына күчеп китә, анда болгар этносы һәм культурасын формалаштыруда катнаша.

Кушнаренко культурасы кабиләләре терлекчелек, аучылык белән шөгыльләнә. Татарстан территориясендә бик аз күләмдә культура катламы билгеләре сакланган 10 авыллык, 8 каберлек һәм 20 дән артык башка ядкәрләр ачыклана. Аларда әвәләп эшләнгән озын муенлы, йомры төпле, сырлы, тарак тешле һәм фигуралы-штамплы бизәкләр төшерелгән савытлар табыла.

Мәетләрне тирән булмаган (кайчак зур булмаган курганнар астында) каберләрдә корал, ат җигү кирәк-яраклары, савытлар, бизәнү әйберләре белән бергә җирләгәннәр. Каберләрдә һәм курган өемнәрендә корбанга китерелгән ат сөякләре очрый. Көнчыгыш Кама аръягында — Актаныш районының Такталачык, Чишмә, Мөслим районының Мәлләтамак, Рус Шуганы авыллары тирәсендә VII–VIII йөзләргә караган каберлекләр булганлыгы билгеле. Идел буе Болгар дәүләте чорына нисбәтле Кушнаренко культурасына караган каберләрдә (Алексеев районы Зур Тигәнәле каберлеге) көмештән ясалган мәет битлекләре, сасаниларга хас мотивларны (канатлы атлар, этләр, аҗдаһалар һ.б.) чагылдырган төрле бизәкләр төшерелгән бронза һәм көмеш эшләнмәләр табып алына.

Әдәбият

Казаков Е.П. Кушнаренковские памятники Нижнего Прикамья // Об исторических памятниках по долинам Камы и Белой. К., 1981;

шул ук. Культура ранней Волжской Булгарии. М., 1992;

Chalikova E.A., Chalikov A.H. Altungarn an der Kama und im Ural (Das Graberfeld ron Bolshie Tigani). Bdpst., 1981.

Автор — Е.П.Казаков