Эчтәлек

Археологик истәлекләр – кешелек дөньясының үткәнен өйрәнүдә файдаланыла торган матди тарихи чыганакларны тәшкил итә. Аларга торулыклар, авыллыклар, шәһәрлекләр, каберлекләр, хәзинәләр, йола үткәрү урыннары һ.б. керә. Андый урыннарда табылган эш кораллары, тормыш-көнкүреш, сәүдә, бизәнү әйберләре, кораллар һ.б. шушы археологик истәлекләрне калдырган кешеләрнең нинди культурага каравын һәм яшәү вакытын билгеләргә ярдәм итә. Шулай ук күмү йолалары, каберлекләрдә табылган әйберләр, төрле язулар аларның нинди рухи культурага каравын күрсәтә.

Татарстан Республикасы территориясендә 2000 ел башына 5,5 мең археологик истәлек табыла, шуларның 4,3 меңе тасвирлана. (кара: «Татарстан Республикасының археологик картасы»).

Иң билгеле археологик истәлекләр: Ананьино каберлеге, Биләр шәһәрлеге, Болгар шәһәрлеге, Олы Тархан каберлеге, Зур Тигәнәле каберлеге, Әҗмәр авыллыгы, Суар шәһәрлеге, Танкеевка каберлеге.

Кара: Археология, Археологик казу эшләре.

Әдәбият

Авдусин Д.А. Полевая археология СССР. М., 1972.

Казаков Е.П., Старостин П.Н., Халиков А.Х. Археологические памятники Татарской АССР. Казань, 1987.