Татарстан Республикасының хәзерге Алексеевск районы территориясендә урнашкан була.

1930 елдан Алексеевск районы Кузькино авыл советы составында. Халык саны – 31 кеше (1930 ел, руслар).

1955–1957 елларда Куйбышев сусаклагычының су басу зонасына эләгә, халкы Алексеевск районының Лебедино авылына күчерелә. Белешмә басмаларда 1956 елдан соң телгә алынмый.