Татарстан Республикасының хәзерге Югары Ослан районы территориясендә, Колаңгы тимер юл станциясеннән – 25 км, Шеланга пристаненнан 16 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Тәмте районы Ямбулат авыл советы, 1948 елдан – Егидерево авыл советы, 1956 елдан – Ямбулат авыл советы, 1963 елдан – Яшел Үзән районы Мәйдан авыл советы, 1966 елдан Югары Ослан районы Мәйдан авыл советы составында. Халык саны – 146 кеше (1930 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.