Татарстан Республикасының хәзерге Арча районы территориясендә, Арча тимер юл станциясеннән – 19 км, Казан пристаненнан 83 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Арча районы Александровка авыл советы, 1956 елдан Югары Әзәк авыл советы составында.

Халык саны – 800 кеше (1930 ел, руслар), 157 кеше (1956 ел, руслар), 11 кеше (1978 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1978 елдан соң телгә алынмый.