Биографиясе

1903 елның 25 марты, Чита шәһәре — 1972 елның 27 сентябре, Казан.

И.К.Неометовның улы.

Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү югары техник училищесендә укый.

1918 елда Благовещенск машиналар төзү заводында (Амур өлкәсе) слесарь өйрәнчеге.

1919–1923 елларда елга һәм диңгез флоты судноларында майлаучы, машинист ярдәмчесе булып эшли.

1923 елның июнендә Омск шәһәрендәге хәрби-сәяси мәктәпкә укырга җибәрелә, аны тәмамлаганнан соң, Иркутск шәһәре янында урнашкан полк политругы итеп билгеләнә.

1924–1926 елларда Баймак металлургия заводын (БАССР) торгызуда катнаша, 1926 елда М.Вахитов исемендәге 1 нче номерлы сабын кайнату, шәм һәм химия заводы директоры урынбасары; шул ук елда Васильево «Победа труда» пыяла заводы директоры итеп билгеләнә.

1928–1930 елларда — «Кызыл текстильче» киез итек фабрикасы (Кукмара), 1930–1932, 1946–1952 елларда В.И.Ленин исемендәге җитен комбинаты директоры.

1932–1934 елларда ТАССР җиңел сәнәгать халык комиссары урынбасары. 1934–1937 елларда Яшел Үзән суднолар төзү заводы директоры.

1937 елда әләк буенча уң троцкийчылар төркемендә катнашуда гаепләнеп кулга алына.

1940 елда, җинаять составы булмау сәбәпле, азат ителә.

1940–1942 елларда «Урак һәм чүкеч» заводы директоры.

1952–1954 елларда «Гражданстрой» төзелеш трестында (Чистай) эшли.

Неометовның турыдан-туры катнашында предприятиеләрнең төп куәтләре төзелә һәм реконструкцияләнә, төп технологик процесслар камилләштерелә.

Кадрлар әзерләүгә, хезмәткәрләрнең эш һәм көнкүреш шартларын яхшыртуга, җитештерүнең алдынгы алымнарын гамәлгә кертүгә, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә зур игътибар бирә.

Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша.

Бүләкләре

1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Анисимов Н.Г. Казанский льнокомбинат. К., 1960;

Анисимов Н.Г. Огни над Волгой: Очерк истории Васильевского стеклозавода «Победа труда». К., 1967;

Назипова К. Неометов Юнус Ибрагимович // Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2.

Авторлар — Г.Я.Мәүлетова, К.А.Нәҗипова