Татарстан Республикасының хәзерге Аксубай районы территориясендә, Нурлат тимер юл станциясеннән 48 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Аксубай районы Николаевка авыл советы, 1948 елдан – Яңа Тимошкино авыл советы, 1963 елдан – Октябрь районы Яңа Тимошкино авыл советы, 1966 елдан – Аксубай районы Яңа Тимошкино авыл советы, 1986 елдан – Иске Тимошкино авыл советы составында. Халык саны – 154 кеше (1930 ел, руслар), 175 кеше (1956 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1992 елдан соң телгә алынмый.