Биографиясе

1922 елның 31 гыйнвары, Пенза губернасы, Рузаевка өязе Лыковщина авылы — 2007 елның 28 ноябре, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1950), шунда ук эшли. 1953–1979 елларда СССР ФА Казан филиалының Физика-техника институтында, гамәли матем. бүлеге мөдире (1963 елдан); 1972–1992 елларда Казан финанс-икътисад институтының югары математика кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре аэрогидродинамиканың кире мәсьәләләренә, җирасты гидромеханикасына, нефть чыганакларын проектлауны һәм эшләүне линияле һәм нәлинияле программалау алымнары белән оптимизацияләүгә карый. Ромашкино чыганагының конкрет мәйданнары өчен хисаплау эшләрен башкара.

Бүләкләре

Бөек Ватан сугышында катнаша. 2 дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Почёт Билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре          

Решение смешанных краевых задач теории фильтрации // Гидродинамика и оптимизация разработки нефтяных месторождений. К., 1977 (автордаш); 

Определение проницаемости на забоях скважин методом математического программирования // Исследования по подземной гидромеханике. К., 1983. Вып. 5 (автордаш); 

Идентификация значений гидропроводности, приведённых радиусов и коэффициентов взаимовлияния скважин нефтяной залежи по замерам дебитов, забойных и пластовых давлений // Исследования по подземной гидромеханике // Исследования по подземной гидромеханике. К., 1986. Вып. 8 (автордаш).