Татарстан Республикасының хәзерге Алексеевск районы территориясендә, Казан тимер юл станциясеннән – 105 км, Мурзиха пристаненнан 7 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Алексеевск районы Кузькино авыл советы, 1948 елдан – Балахчино авыл советы, 1956 елдан Юеш Көрнәле авыл советы составында. Халык саны – 390 кеше (1930 ел, руслар).

1956–1957 елларда Куйбышев сусаклагычының су басу зонасына эләгә, халкы Алексеевск районының Левашево авылына күчерелә.