Биографиясе

1925 елның 19 мае, Буа кантоны (хәзер Апас районы) Болын-Балыкчы авылы – 1997 елның 16 марты, шунда ук.

Болын-Балыкчы җидееллык мәктәбен тәмамлый (1943 ел).

1950–1988 елларда Апас районында: Чапаев исемендәге колхозда баш хисапчы (1954 елга кадәр), Болын-Балыкчы авыл советы рәисе (1957 елга кадәр), «Ракета» колхозы рәисе (1988 елга кадәр).

Җитештерүдәге уңышлары өчен колхоз дүрт тапкыр КПСС ҮК, СССР МС, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮКның күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә; Рәхимов СССР ВДНХсының Мактау тактасына, Мактау китабына кертелгән.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, Октябрь революциясе, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.