Татарстан Республикасының хәзерге Югары Ослан районы территориясендә, Казан тимер юл станциясеннән – 40 км, Тихий Плес пристаненнан 2 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Зөя районы Чухманка авыл советы, 1948 елдан– Югары Ослан районы Тихий Плес авыл советы, 1963 елдан – Яшел Үзән районы Борнаш авыл советы, 1966 елдан Югары Ослан районы Борнаш авыл советы составында.

Халык саны – 312 кеше (1930 ел, руслар), 39 кеше (1956 ел, руслар), 36 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.