Татарстан Республикасының хәзерге Минзәлә районы территориясендә, Әгерҗе тимер юл станциясеннән – 137 км, Минзәлә пристаненнан 46 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Минзәлә районы Екатериновка авыл советы, 1944 елдан – Матвеевка районы Иске Александровка авыл советы, 1963 елдан Минзәлә районы Иске Александровка авыл советы составында.

Халык саны – 211 кеше (1930 ел, руслар), 211 кеше (1939 ел, руслар), 158 кеше (1956 ел, руслар), 106 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.