Татарстан Республикасының хәзерге Түбән Кама районы территориясендә, Зәй тимер юл станциясеннән – 44 км, Кама Аланы пристаненнан 23 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Ширәмәт районы Ширәмәт авыл советы, 1963 елдан – Чаллы районы Ширәмәт авыл советы составында.

Халык саны – 38 кеше (1930 ел, керәшен татарлар), 38 кеше (1956 ел, керәшен татарлар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.