Татарстан Республикасының хәзерге Алексеевск районы территориясендә, Борындык тимер юл станциясеннән 20 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Алексеевск районы Мурзиха авыл советы, 1963 елдан – Тәтеш районы Бидәңге авыл советы, 1986 елдан Сөендек авыл советы составында. Халык саны – 202 кеше (1930 ел, руслар).

Авыл су басу зонасына эләгә, халкының бер өлеше Алексеевск районы Кече Кызылъяр авылына күченә.