Татарстан Республикасының хәзерге Нурлат районы территориясендә, Нурлат тимер юл станциясеннән – 36 км, Чистай пристаненнан 111 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Октябрь районы Берлек II авыл советы, 1935 елдан – Тельман районы Михайловка авыл советы, 1958 елдан Октябрь районы Ялаур авыл советы составында. Халык саны – 214 кеше (1930 ел, татарлар).

1964 елда Михайловка авылы белән берләштерелә (Берлек).