2017 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән Татарика онлайн энциклопедиясенә нигез салынды. Бер елдан, 2018 ел ахырында, Татарика сайты эшли башлады. Бүген бездә рус һәм татар телләрендә 30 меңнән артык мәкалә, 12 мең фотография, 600 гә якын видеофайл һәм башка бик күп материал бар. 

Иң мөһиме – безнең 5 мең диярлек көндәлек укучыбыз бар. 

Кадерле укучыларыбыз, язылучыларыбыз! Сез булганга без чиксез куанабыз, горурланабыз. Уртак бәйрәмебез котлы булсын.