Шәһәр тибындагы Кукмара поселогыннан төньяктарак урнашкан.

1989 елда билгеләнә. Мәйданы 186 га.

Норма елгасы үзәненә таба көньяк-көнбатыш текә сөзәкле зур булмаган калкулыкны (абсолют биеклеге 205 м) били. Төрле яшьтәге наратлыклар, каенлыклар һәм усаклыклардан тора, ачык урыннарда болын үсемлекләре өстенлек итә.

Үсемлекләрнең сирәк төрләре үсә: Цингер ракитнигы, киң яфраклы йод үләне, соры кырлы борчак һәм башкалар.

Кошларның – 40, күбесенчә очып кергән төрләре билгеләнгән; колаклы ябалак, сапсан ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Кукмара тавында тауда чаңгы шуу трассасы салынган, спортның кышкы төрләре буенча ярышлар үткәрелә.