- РУС
- ТАТ
(зоо... һәм грекча techne – сәнгать, осталык), авыл хуҗалыгы терлекләрен үрчетү, тукландыру, асрау, файдалану һәм яңа нәселләр булдыру, терлекчелекнең теоретик асылы турындагы фән
Фәнни тикшеренүләр (республикада терлекчелек торышын өйрәнү, продуктив сыйфатлы нәселләрне ачыклау һәм аларны тагын да камилләштерү юлларын табу) 1930 елда Казан ветеринария институтында зоотехния факультеты ачылу белән башлана.
1930–2004 елларда мөгезле эре терлек, дуңгыз, сарык, ат һәм куяннарның токымнарын кушу юлы, шулай ук чиста токым үрчетү алымы белән эш итеп, терлекләрнең хуҗалыкка файдалы сыйфатлары, биологик үзенчәлекләре һәм җирле шартларга яраклашуы өйрәнелә. Болар нәсел үрчетүне максатчан алып бару һәм Татарстан өчен авыл хуҗалыгы терлекләрен районлаштыру планын төзу мөмкинлеге бирә (И.П.Попов, В.М.Пичугин, П.Я.Сырнев, Н.Н.Солдатов, Ә.Х.Фазылҗанов, А.Ф.Минькин, А.М.Барсков, А.П.Онегов, Г.А.Палкин, Б.В.Галиев, А.П.Солдатов, А.Н.Калмыков, Н.А.Габитов, Р.Г.Хәйретдинов, Г.С.Шәрәфетдинов.
Шулай ук мөгезле эре терлекләрнең – бестужев, холмогор, швиц һәм кара-чуар токымнарының – нәселдән күчемлелеге, коррелятив үзгәрүчәнлеге, барлык планлаштырылган токым терлекнең, шулай ук аерым линияләр кысасында продуктлылыгының башка селектив-генетик күрсәткечләре, интерьер үзенчәлекләре, сөт бирүчәнлеге, экстерьеры, конституцияләре өйрәнелә (Г.А.Палкин, Л.К.Бурая, Г.Х.Җамалетдинов, Н.А.Габитов, Г.С.Шәрәфетдинов), мөгезле эре терлекне селекцияләүнең отышлы ысуллары эшләнелә (1980–2008).
Дуңгыз асраучылык турында тикшеренү эшләрен Казан зоотехния мәктәбе вәкилләре Ф.Ф.Федотов, З.А.Ротэрмель, А.К.Рәсүлев, Л.К.Бурая, В.А.Хлебов, В.Ш.Әскәров, Д.Ш.Фазлыев, М.С.Игнатов, Е.А.Ковальчук, Д.У.Бикташев алып бара (1930–2002 еллар). Алар тарафыннан төрле тип тукландыруның дуңгызларның үсүенә, продуктлылык сыйфатына тәэсире; протеинлы тукландыру дәрәҗәсе, рационнарның аминокислоталы һәм витаминлы составы; токымнарны интенсив үрчетү һәм камилләштерү: дуңгыз балаларын анадан иртә аеру, эре ак, эре кара, уржум, ак озынколаклы, эстон беконы, брейт һәм башка нәсел дуңгызларын сәнәгый нигездә кушып үрчетү ысуллары өйрәнелә. Мәсәлән, эре ак дуңгыз токымын чиста үрчетеп, яхшы ит һәм симертү сыйфатларына ия булган нәселне дәвам иттерүче линияләр, гаиләләр, ата-ана парлары ачыклана.
1948–1849 елларда П.Я.Сырнев җитәкчелегендә ТАССРда сарыкларны токымара кушу нәтиҗәләрен өйрәнү экспедициясе үткәрелә. 1945–1960 елларда күп йон һәм ит бирүе белән аерылып торган яңа токымлы сарыклар чыгарыла (П.Я.Сырнев, А.П.Солдатов, Б.В.Галиев). 1961–1990 елларда прекос токымлы сарыклар нәселен һәм продуктлылыгы сыйфатын яхшырту эшләре башкарыла (Ә.Х.Фазылҗанов, Н.И.Брунко). 1968–1998 елларда Татарстанда үрчетелә торган барлык сарыклар сынала, аларны илдәге һәм чит илләрдәге токымнар белән кушу нәтиҗәләре өйрәнелә; яшь-җенес төркемдәгеләренең һәрберсе өчен тукландыру рационы эшләнә, үсеп җиткән сарыкларны һәм интенсив рәвештә үстерелә торган алмаш бәрәннәрне симертү өчен концентрат азыклар нормасы, сарыклар асрау технологиясенең башка юллары өйрәнелә (Ә.Х.Фазылҗанов, А.Ф.Минькин).
1960–1972 елларда бройлерлар җитештерүдә файдаланыла торган үзебезнең һәм чит ил тавык токымнарының ит юнәлешендәге линияләре продуктлылыгы өйрәнелә. Ак рус, айланд токымлы тавыкларның нәсел сыйфатларын бәяләү һәм яхшырту эшләре үткәрелә. Йомырка сала торган тавыкларны файдалану чорының икътисади нигезләмәсе булдырыла (П.А.Ситников, Е.П.Трухина, С.И.Лонщаков).
Татарстан куянчылыкны сәнәгый нигезгә күчерүдә әйдәп баручылардан санала. 1971 елда Н.Б.Вәлиев җитәкчелегендә механикалаштырылган беренче куян фермасы төзелә һәм аның «Куянчылыкны сәнәгый нигездә оештыру һәм аның отышлы яклары» («Организация кролиководства на промышленной основе и её эффективность», 1974 ел), «Куянчылыкны - сәнәгый нигезгә» («Кролиководство на промышленную основу», 1975 ел) исемле китапларында куянчылык продукциясе җитештерүнең яңа технологияләрен булдыру тәҗрибәсе тасвирлана. 1960 еллардан җәнлекләрнең күп үрчем бирүче нәселен үрчетүнең сәнәгый һәм икътисади отышлылыгын өйрәнү үткәрелә. Куяннарның (ак зур, көмешсыман) һәм башка җәнлекләрнең токымнарын камилләштерү системасы, аларны асрау технологияләре эшләнә (И.И.Каплевский, Ф.В.Никитин, Г.А.Палкин, М.Н.Юдин, Ә.Х.Җаббаров).
Авыл хуҗалыгы терлекләрен яңадан үрчетү һәм ясалма аталандыру мәсьәләләрен өйрәнүдә мөһим нәтиҗәләргә ирешелә. 1930–1960 елларда А.П.Студенцов тарафыннан хайваннарның кысыр калуы сәбәпләренең тәгълиматы булдырыла, яңа үрчем булдыру мәсьәләләре буенча оештыру-хуҗалык, зоотехника һәм дәвалау-профилактика чаралары комплексы тәкъдим ителә; югары уку йортлары өчен СССР Дәүләт премиясенә лаек булган «Ветеринарное акушерство и гинекология» (М., 1949 ел) дәреслеге бастырып чыгарыла.
1950–1990 елларда терлекчелек биналары гигиенасы мәсьәләләре буенча тикшеренүләр (В.М.Пичугин, П.Т.Маширов, Ю.И.Дударев, Н.А.Нефёдов) үткәрелә.
Казан ветеринар институтында, Казан авыл хуҗалыгы институтында, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында азык әзерләү ысуллары (химик консервлау, чүпрә белән эшкәртү) һәм аның сыйфатын бәяләү критерийлары (химик составы, ашказанында эшкәртелгән протеин, витаминнар, минераль матдәләр микъдары), терлекләрне тукландыру системасын эшләү, тукландыру максатында хлорелла, сапропелларны файдалану мөмкинлеге өйрәнелә (А.М.Барсков, С.Н.Рәхмәтуллин, Л.П.Зарипова, Ш.К.Шакиров, И.Ф.Таняшин), болын һәм көтүлекләрнең уңдырышлылыгын арттыру юллары билгеләнә (Ү.А.Биктимеров, Ф.Х.Хәбибуллин, М.М.Маликов).
1980–2000 елларда Татарстанда зоотехния үсешенең төп үзенчәлекләре булып терлекләрне төгәл генетик ысуллар белән бәяләү һәм югары сыйфатлы нәсел үрчетүчедән актив рәвештә файдалану нигезендә эре масштаблы селекция эшләрен гамәлгә кертү, шулай ук ЭВМ ярдәмендә нәсел яхшырту эше белән идарә итү алымын куллану тора. Болар исә терлекләрнең яңа токымнарын, типларын, линия, гибрид һәм кроссларын булдыру, булганнарын камилләштерү процессын тизләтү мөмкинлеге бирә.
Зоотехния буенча фәнни тикшеренүләр Казан ветеринария медицинасы академиясендә, Казан аграр университетында, Татарстан авылхуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында үткәрелә.
Григорьев Н.В. Животноводство Татарии: опыт, проблемы, перспективы. Казань, 1976;
Фазульзянов А.Х. Овцеводство в условиях интенсивного земледелия. Казань, 1976;
Палкин Г.А., Чернышёв Н.Р. Внедрение достижений Казанской зоотехнической школы в практику животноводства. Казань, 1980;
Палкин Г.А., Герасимов И.С., Чернышёв Н.Р. Достижения науки — в практику животноводства. Казань, 1982;
Мухаметгалиев Н.Н. Зооинженерному факультету 70 лет // Современные проблемы животноводства. Казань, 2000.
Автор – Ә.Х.Фазылҗанов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.