Биографиясе

1977 елның 1 гыйнварында Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында туган.

Казан педагогика университетын (1998), Чуаш дәүләт университетын (2006) тәмамлый.

1998–2001 елларда РФ Саклык банкының Чүпрәле бүлегендә эшли, 2001–2002 елларда Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы системасында – Чүпрәле районы буенча икътисад бүлеге башлыгы. 2002–2005 елларда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы техник инвентарьлаштыру бюросының Чүпрәле участогы башлыгы. 2006–2011 елларда Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары. 2011–2013 елларда Ульяновск шәһәренең Зөя аръягы районы хакимияте башлыгы урынбасары, башлыгы. 2013 елда Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, 2013–2018 елларда башлыгы, район советы рәисе.

2018 елдан Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры.

Эшчәнлеге

А.В.Шадриков Чүпрәле районында эшләгән чорда Татарстан Республикасының юл төзелеше, мәгариф һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләре биналарын, торакларны, социаль-мәдәни максатлардагы объектларны капиталь төзекләндерү һәм аларның яңаларын төзү өлкәсендәге Президент программасы уңышлы рәвештә гамәлгә ашырыла.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.