1968 елда Я.Я.Петелина, Г.В.Савинова, Ф.З.Шәкүрова тарафыннан Бөтенроссия бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары фәнни-тикшеренү институты (Орёл шәһәре) һәм Татарстан республика авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясе белән берлектә «Краснострелецкая» сортыннан чыгарыла.

Уртача өлгерешле, салкынга чыдам. Югары уңышлы (15–20% ка), эре бөртекле, чиста ярма чыгышы югары булуы, сөрлегүгә, коелуга һәм шытуга бирешмәве бу сортның үзенчәлеге булып тора. Уңышы буенча стандарт «Богатырь» һәм «Шаталовская-4» сортларыннан 1 га дан 2–4 ц га югары.

Татарстанның Кама алды һәм Идел алды зоналарында (1973), Украина ССРның Полтава өлкәсендә (1978) районлаштырылган.

СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә (1976).

ТРда 1990 елдан игелми.