Авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә махсус технологияләр, төрләп һәм сортлап утау, апробация кулланыла, алар чиста сортлылыкны, биологик һәм уңыш сыйфатларын саклауны тәэмин итәләр. Орлыкчылык белеме (агрономия бүлеге, авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларының үсешен һәм төзелешен өйрәнә, орлыклык материалны бәяләү һәм тикшерү алымнарын эшли) һәм селекция белән турыдан-туры бәйләнештә. Орлыкчылыкның бурычлары: хуҗалыкларны тулысынча тәэмин итү өчен районлаштырылган сортларның орлыкларын үстерү; аларның уңыш бирү һәм чәчүлек сыйфатларын күтәрү һәм саклау; сорт алыштыру һәм сорт яңарту.

Россиядә орлыкчылык тарихы

Россиядә орлыкчылык XIX йөзнең икенче яртысында барлыкка килә. Аның белән шикәр чөгендере һәм бөртекле культуралар үстерүче алпавыт хуҗалыкларында шөгыльләнәләр. Шәхси крәстиән хуҗалыкларында оешкан орлыкчылык булмый. Октябрь революциясеннән соң сортлы орлык үстерү белән 1919–1920 елларда Саратов (хәзер Көньяк-көнчыгыш авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты) һәм Шатилов тәҗрибә станцияләрендә шөгыльләнә башлыйлар. Орлыкчылык (селекция белән бердәм системада) 1921 елда «Орлыкчылык турында декрет» кабул ителгәннән соң үсеш ала. Җирле шартларга яраклаштырып орлыкчылык һәм селекцияне үстерү, беренчел орлыкларның дәүләт питомникларын оештыру өчен 9 тәҗрибә станциясе булдырыла.

Татарстанда орлыкчылык үсеше

Татарстанда крәстиян хуҗалыклары белән дәүләт җитәкчелеге максатларында 1920 ел башында махсус органнар – гамәли ярдәм күрсәтү һәм орлык белән тәэмин итү өчен чәчү комитетлары оештырыла. 1924 елда – сортларны сынау оештырыла, 1926 елда орлыкларның сыйфатын тикшерүче дәүләт контроле кертелә, 1931 елда ХКСның «Селекция һәм орлыкчылык турында» карары кабул ителә, 1934 елда орлыкка беренче дәүләт стандартлары раслана. 1937 елда СССРның барлык территорияләре өчен бердәм орлыкчылык схемасы кертелә. Орлыкларның барлык хәрәкәте Госсортсемфонд (Дәүләт сорт орлык фонды) аша уза. 1945 елда махсус элитхозлар – элиталы орлыкчылык хуҗалыклары оештырыла.

1952 елда ТАССРда колхоз һәм совхозларны орлыклык материал белән тәэмин итүне яхшырту максатында «Заготзерно» конторасы каршында орлыкчылык бүлеге булдырыла, 1960 елдан колхоз һәм совхозларга турыдан-туры элиталы орлык һәм беренче репродукцияне сату рөхсәт ителә. 1960 елда Татарстан республика авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясе каршында 3 совхоз җирлегендә — «Столбище», «Красный Октябрь», «Семеновод», 1967 елда «Кыят», Ленин исемендәге, «Ямашев» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыклары оештырыла. 1974 елда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-җитештерү институтында беренчел орлыкчылык бүлеге ачыла, бу тәҗрибә-җитештерү хуҗалыкларын суперэлита орлыклык материал белән тәэмин итүне яхшырта, селекционерларга яңа сортлар чыгару мөмкинлеген бирә. 1976 елда «Татарсортсемпром» берләшмәсе оештырыла, аңа 37 совхоз һәм колхоз керә (1985 елда, агросәнәгать комитетында структуралы үзгәртеп кору башлану белән ябыла). 1987 елда сортлы орлыклар үстерү буенча фәнни-җитештерү берләшмәләре булдырыла башлый.

ТРда бөртекле культуралар орлыкчылыгын оештыруның заманча системасы: Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-җитештерү институты һәм башка фәнни-тикшеренү оешмалары (республикада сортлар җитештерүгә рөхсәт бирелгән оригинаторлар) Р1, Р2 һәм суперэлита орлыкларын үстерәләр. Аннары 72 район орлыкчылык хуҗалыкларын берләштерүче «Татарстанның элита орлыклары» ассоциациясе (1997 елда оештырыла) оригинаторлардан бөртеклеләр, бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары сортлары орлыкларын сатып ала һәм аларны фермерлык хуҗалыкларына һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә хуҗалык эчендәге орлыкчылык өчен сата. Югары сыйфатлы орлыклар 1 га дан якынча 3–4 ц өстәмә уңыш алуны тәэмин итә.

Күпьеллык үләннәр орлыкчылыгы проблемаларын чишү максаты белән 2001 елда «Күпьеллык үләннәр «Био-Виктория» ҖЧҖ оештырыла. 2001 елдан бәрәңге орлыкчылыгы белән Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-җитештерү институтының авыл хуҗалыгы биотехнология бүлеге шөгыльләнә; алар тарафыннан сәламәтләндерелгән бәрәңге орлыкчылыгы системасы эшләнә һәм гамәлгә кертелә (тиз үрчетүнең оригиналь технологиясе, җирле шартларда орлыклык материалны кабат вирус белән зарарланудан саклау; 100 мең га га азык-төлек өчен утыртылган бәрәңге орлыкчылыгының кыскартылган 6 еллык схемасы). Бәрәңге орлыкчылыгы белән шулай ук «Татарстан бәрәңгесе» ҖЧҖ дә (Республика бәрәңге җитештерүчеләр ассоциациясе) шөгыльләнә. Ялган орлыклык материалдан саклауны 2000 елдан ТР буенча «Россельхозцентр» Федераль дәүләт учреждениесе филиалы тәэмин итә. 2008 елда сыйфаты халыкара стандарт таләпләренә туры килүче сәламәтләндерелгән бәрәңге үстерү мәйданы Татарстан өчен җитәрлек дәрәҗәгә җитә. Кукуруз, май культуралары, шикәр чөгендере, яшелчә һәм бакча культураларының орлыклары республикага Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән кайтартыла. Судан үләне һәм сорго-суданка гибридларының орлыкчылыгы белән Кама аръягы зональ селекция-орлыкчылык тәҗрибә станциясе (Алексеевск шәһәр тибындагы поселогы) шөгыльләнә.

2008 елда Татарстанда чәчүлек мәйданнарның 83% ына бөртекле культураларның районлаштырылган сортлары чәчелә (шуларның 70% ы – югары репродукцияле орлыклар). Орлык базарының ышанычлылыгын һәм тотрыклылыгын орлыкның региональ иминлек һәм күчмә фондлары тәэмин итә. Орлыкчылык буенча барлык эшләр 1997 елгы «Орлыкчылык турында» Федераль законга туры китереп уздырыла.

2003 елдан башлап ТРда оригиналь орлык сатып алу тендер нигезендә оештырыла.

Әдәбият

Система семеноводства зерновых культур. Казань, 2005.

Современные направления и развитие адаптивного семеноводства, его технической базы как фактора стабилизации и повышения урожайности сельскохозяйственных культур: Материалы науч.-практ. конф. Казань, 2007.

Автор – Р.Р.Муллахмәтова