1. Авыр сабан зур һәм ныклы корпустан, киң төрәннән, кискеч-пычактан һәм тәгәрмәчле арбаның алгы өлешеннән (еш кына арбадан) тора.

Сабанны эшкә җигелә торган берничә ат яисә үгез тарта. Чирәм, яткын җирләрне һәм тыгыз кәсле туфракны сөрү өчен кулланыла. Урта Идел буенда монголларга кадәрге чордан билгеле – Идел буе Болгар дәүләтенең археологик истәлекләрен казулар барышында сабан төрәннәре һәм кискечләре табыла (X–XIII йөзләр).

XIX йөз ахырында – XX йөз башында традицион сабанны һөнәрчеләр эшләгән һәм сәнәгый җитештерелгән сабаннар алыштыра.

2. Җиңел сабан. Элек сабанны агачтан эшләгәннәр, хайваннарны җигү өчен сыңар тәртәсе һәм идарә итү өчен тоткычы булган. Сабанның эшче органы – төрән – горизонталь (сабан үзе) яисә авыш беркетелгән (сука).

Тарихы

Безнең эрага кадәр беренче меңьеллыкта тимер төрәнле сабаннар барлыкка килә; римлылар тарафыннан сабанның сөрү тирәнлеген көйләүче алгы көпчәкләр уйлап табылган; соңрак төрән алдына «пычак» (җир катламын кисү өчен) һәм төрәнгә почмаклап беркетелгән такталар (калаклар) (туфракны ваклау һәм як-якка җибәрү өчен) куя башлыйлар.

Россиядә сабан VIII–IX йөзләрдә урманлы-далалы полосада барлыкка килә.

Сабан (Идел буе яисә татар сабаны) Идел буе Болгар дәүләте чорыннан билгеле. Сабанны камилләштерә башлау XVII йөзгә карый.

Беренче атлы металл сабаннар XVIII йөз ахырында барлыкка килә. Сабанны заводта җитештерү Россиядә 1802 елда башлана. Алгы арбасыз яисә көпчәкле алгы арбалы (рус арбасы) сабан җитештерелгән. Механик тартулы сабаннар чыгару – 1917 ел ахырында, тагылмалы трактор сабаннарын серияләп җитештерү 1925 елда Одесса заводында башлана.

Сабан төрләре

Алга таба сабанны өзлексез камилләштерү бара. Аларны гомуми кулланыштагы сабаннарга – җирне 20–35 см тирәнлектә әйләндереп салып яисә әйләндереп салмыйча сукалый торган һәм туфракны махсус эшкәртә торган сабаннарга аералар. Сабанны тарту төре буенча – атлы, трактор, аркан белән тарта торган һәм үзйөрешлеләргә; агрегатлаштыру ысулы буенча тагылмалы, асылмалы, ярымасылмалы; эшли торган орган төрләре буенча – төрәнле-сукалы, дисклы, роторлы һәм 1 дән 10 га кадәр корпуслы катнаш төрләргә бүләләр.

Татарстан Республикасында, башлыча, гомуми кулланыштагы төрәнле-сукалы трактор сабаннары, шулай ук КамАЗның кою заводы тарафыннан үзәкләштерелмәгән заказ буенча җитештерелә торган гади сабаннар кулланыла. 2000 елдан, аеруча шикәр чөгендере үстерүче районнарда, әйләндермә төрәнле, 10 корпуслы К-700 тибындагы тракторлар белән агрегатлаштырылучы сабаннар киң таралыш ала. Сай сөрү өчен алтөрәнле сабаннар яисә яру сабаннары файдаланыла.

Сөрүнең төренә бәйле рәвештә корпусларның эшли торган өслеге культиватор тибында, ярымвинтлы яисә винтлы типта булырга мөмкин, шулай ук югары тизлектә эшләү өчен (сәгатенә 12 км га кадәр) аерым модификацияләре бар. Корпусның состав өлеше – җир катламнарын кисүче төрән һәм туфракны ваклаучы калак. Алтөрән туфрак катламының өске өлешен кисеп буразнаның төбенә ташлый. Пычак корпус алдындагы катламның ян-ягын кисә. Туфрак тирәнәйткеч сөрелә торган туфракның аскы катламын өскә чыгармыйча гына йомшарта.

Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында трактор сабаннары саны (мең данә): 1933 елда – 2,3; 1940 елда – 7,2; 1960 елда – 8,8; 1980 елда – 16,1; 1990 елда – 12,9; 2000 елда – 9,4, 2013 елда – 4,5. Хәзерге көнгә кадәр сакланган атлы сабаннар бары тик шәхси хуҗалыкларда гына кулланыла.

Әдәбият

Плуги и другие улучшенные сельскохозяйственные орудия в крестьянском хозяйстве Казанской губернии. Казань, 1905.

Горячкин В.П. Какие бывают плуги. М., 1908.

Горячкин В.П. Плуги и лущильники. М.–Л., 1936.

Сабликов М.В. Сельскохозяйственные машины. Ч. 1. Устройство и работа. М., 1968.

Хованский В.М. Экскурсия за плугом. М., 1974.

Скорняков С.М. Плуг: крушение традиций. М., 1989.

Халиков Н.А. Традиционное хозяйство // Татары. М., 2001.

Этнография татарского народа. Казань, 2004.