Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан билгеле. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары (алпавыт Пыхачевлар, Е.А.Безобразова, Г.И.Горталов, П.Г.Матюнин, М.С.Буткевич һ.б. биләмәләре урнашкан була). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлек үрчетү, умартачылык тарала.

XX йөз башында авылда 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 731,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Колай волостена керә.

1920 елдан − ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан − Питрәч районында.

Хәзер – Колай авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1950 елларда авыл “Пятилетка” колхозына (авылда үзәк утар урнаша) керә.

Төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1782 елда – 111 ир заты;
1859 елда – 161,
1878 елда – 319,
1897 елда – 325,
1908 елда – 401,
1920 елда – 416,
1949 елда – 357,
1958 елда – 291,
1970 елда – 217,
1979 елда – 118,
1989 елда – 44,
2002 елда – 33,
2010 елда – 27,
2020 елда – 45 кеше (руслар).