1970 елда бер үк исемдәге колхоз җирлегендә оештырыла. Кызыл Кадка, Түбән Чаллы, Зур Аты, Югары Чаллы, Урта Чаллы (үзәк утары) авылларын үз эченә ала. 1997 елда эшләүчеләр саны 477, шуларның 424 се авыл хуҗалыгында җитештерүдә эшли. Авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең мәйданы 6231 га, шул исәптән сөрүлек җирләр — 5298 га, печәнлек — 135 га, көтүлекләр — 798 га. Терлекчелекнең төп юнәлеше — нәселле мөгезле эре терлек үрчетү. «Октябрь бүләге» — Татарстанда суган җитештерүче иң зур совхоз. 1975–1990 да совхоз ел саен 2 мең баш бозау һәм үгез, 3 мең т га кадәр суган сата. 1997 елда бөртеклеләрнең уңышы 1 га дан 40,3 ц тәшкил итә; 1 сыердан уртача еллык савым — 4489 кг; 100 га авыл хуҗалыгы файдалану җирләренә 230 ц сөт, 54 ц ит җитештерелә. Хуҗалыкта дәүләт бүләге һәм мактаулы исемнәр алган эшчеләр бар, шул исәптән ТАССР(ТР)ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме 5 кешегә; Ленин ордены — 1, Хезмәт Кызыл Байрагы — 1, «Почёт билгесе» — 1, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә «Хезмәт Даны» ордены — 2; медальләр — 9 кешегә, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын медале — 1, бронза — 4 кешегә бирелә.

Хуҗалыкның җитәкчеләре: М.Н.Нуретдинов (1970–1979), Н.Н.Гыйбадуллин (1979–1987), А.Г.Нигъмәтҗанов (1987–1994 һәм 1998 елдан), Р.Г.Гарипов (1995–1998). 1998 елда «Октябрь бүләге» «Чаллы» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә (2005 елдан «Бәхетле-Агро» ҖЧҖ филиалы).

Автор — И.Н.Афанасьев