- РУС
- ТАТ
нәсел үгезләренең орлыкларын җитештерү һәм сату предприятиесе, Татарстан Республикасы сөт һәм ит терлекчелегенең селекция-генетика үзәге
Биектау районының Биектау авылында урнашкан.
1977 елда Казан авыл хуҗалыгы терлекләрен ясалма орлыкландыру станциясе базасында ясалма орлыкландыру буенча республика оешмасы буларак нигезләнә.
Нәселнең сыйфаты буенча тикшерелгән һәм яхшыртучылар дип танылган «элита» классы үгезләрне, ата дуңгызларны һәм тәкәләрне берьюлы асрау өчен булдырыла.
Килеп чыгышы белән билгеле булган җирле җитештерүчеләр дә, чит илдән китерелгәннәре дә файдаланыла.
Хәзерге махсуслашу – дөньякүләм селекция орлыкларын кулланып (АКШ, Канада, Германия, Нидерланд, Чехия, Дания һ.б.) сөт өчен (голштин, кара-чуар, джерсей, көрән швиц) һәм ит өчен (герефорд, абердин-ангус, симменталь) мөгезле эре терлек токымнары җитештерүче нәсел үгезләрен үрчетү һәм куллану.
"Элита" баш нәсел үрчетү предприятиесе каршында технология лабораториясе эшли, анда нәсел үгезләреннән сперма алына, консервантлар белән сыекландырыла, сыйфаты бәяләнә һәм криоконсервация ясала (айлык карантиннан соң орлык Республика орлык банкына саклау өчен тапшырыла).
2005 елда – илдә беренчеләрдән булып орлыкны пайетларга төрү (IMV Technologies линиясе, Франция), 2006 елда Татарстанда ясалма орлыкландыруның ректоцервикаль ысулы кертелә.
2018 елда – сөт сыйфатын селекция тикшерүе лабораториясе, 2020 елда терлек азыгын спектраль анализлау лабораториясе ачыла; сыерларны һәм таналарны ясалма орлыкландыру (шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда), буазлыкны диагностикалау, җенси теләкне синхронлаштыру, зоотехник бонитировка буенча хезмәтләр күрсәтелә.
"Элита" баш нәсел үрчетү предприятиесе" акционерлык җәмгыяте – Россиянең иң зур нәсел үрчетү предприятиеләренең берсе, илнең иң яхшы нәсел үрчетү предприятиеләре бишлегенә керә; җиде төп токымның 60ка якын нәсел үгезе бар, криобанкта 2 млн дозадан артык орлык исәпләнә. "Россиянең иң яхшы 100 товары", "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурслары лауреаты.
Татарстан Республикасы хуҗалыкларыннан тыш, орлык материалы Россиянең кайбер төбәкләренә (Самара һәм Калининград өлкәләре, Хабаровск һәм Краснодар крайлары, Мари Республикасы һ.б.) җибәрелә; чит ил партнерларыннан иң зурысы – Үзбәкстан Республикасы.
Предприятие Татарстан Республикасының җәмәгать һәм шәхси секторларында терлекләрнең нәселле һәм продуктив сыйфатларын күтәрүдә зур роль уйный.
Губайдуллин Э.С., Хаертдинов Р.А. Совершенствование племенного дела в Татарстане. Казань, 1997.
Авторлар – Р.А.Хаертдинов, А.Х.Фазульзянов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.