Эчтәлек

Элекке вакытта умартачылык чолыкчылык рәвешендә хөкем сөргән.

XVI йөз ахырында Урта Идел һәм Урал буенда чолык һәм багана умарталар акрынлап умарта оялары белән алыштырыла башлый.

XVIII йөздә немец сәяхәтчесе Иоанн Фальк Казан төбәге турында: «Барча җирендә дә яхшылап караган, мул уңышлы җиләк-җимеш бакчалары бар, умарталыклар күп», — дип яза; рус натуралисты И.И.Лепёхин: «Чирмешән буенда урнашкан авылларның барысында да диярлек, аеруча татарлар арасында, умарта тотучыларны очратырга була», — дип билгеләп үтә.

XIX йөз уртасында умартачылык белән төбәкнең барлык өязләрендә дә шөгыльләнәләр. Чистай һәм Мамадыш өязләрендә умарталар саны аеруча күп исәпләнә, анда һәр умартачыга 20–50 умарта туры килә, һәр умартадан 5–30 кадак һәм аннан да артыграк күләмдә кәрәзле бал алына. Шушы ук чорда җирле умарталыкларда беренче рамлы умарталар күренә башлый. 1854 елда танылган рус умартачысы П.И.Прокопович шәкерте Клыковский Казан тирәсендә умартачылык мәктәбе ачып җибәрә. Умартачылык үсешендә А.М.Бутлеров аерым роль уйный. Ул, Лаеш өязе Бутлеровка авылында тәҗрибә үткәрү һәм күзәтүләр алып бару өчен, умарталык булдыра, элек-электән кара төстәге Европа урман (урта рус) токымлы бал кортлары үрчетелә торган безнең төбәккә башка токымлы бал кортлары кайтарта, Барыш халык умартачылык мәктәбе ача (1882); умартачылар өчен Россиядә беренче махсус басма — «Русский пчеловодческий листок» журналын оештыра (1886–1918 елларда нәшер ителә), аерым хезмәтләр язып бастыра: «Россиядә отышлы умартачылыкны җәелдерү турында» («О мерах к распространению в России рационального пчеловодства», 1871); «Бал корты, аның тереклек итүе һәм эшлекле умартачылыкның төп кагыйдәләре» («Пчела, её жизнь и главные правила толкового пчеловодства», 1871); «Бал кортларын ничек карарга» («Как водить пчёл», 1885). Бу хезмәтләрнең халык арасында таралуы, умарта оялары җитештерүне оештыру, күчмә күргәзмәләр уздыру, 1904 елда Казанда умартачылар җәмгыяте һәм 1905–1911 елларда Лаеш, Мамадыш, Чабаксар, Чистай һәм Ядрин шәһәрләрендә аның бүлекләре оештырылу нәтиҗәле умартачылык җәелдерелүгә һәм тармакның үсешенә этәргеч бирә.

ХХ йөз башына Казан губернасында 4167 умарталык (93724 умарта, шуларның 12487 се рамлы), 3,5 мең чолык; 1908 елда — 6873 умарталык (131803 умарта) исәпләнә. Шуннан соңгы дистә еллар эчендә республика умартачылыкгы күтәрелеш һәм чигенеш чорларын кичерә. Рекордлы үсеш дәрәҗәсе — 325,4 мең баш оя — 1965 елга туры килә.

1960 елларда Татарстан республика авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясенең эксперименталь умарталыгында төрле токым бал кортларының продуктлылыгын чагыштыру буенча тикшеренүләр уздырыла. Һәвәскәр умартачылар тарафыннан көньяк токым ана кортлар кертелгәндә күрше умарталыклар арасында изоляция тәэмин ителмәү сәбәпле, Татарстанда бал корты ояларының байтак өлеше метизлаша (токым чисталыгын югалта). Мамадыш, Саба, Балтач районнарында бал кортлары генофонды азрак зыян күрә. 1986 елда, токым стандартларына туры килүе һәм хуҗалык өчен файдасы ягыннан перспектив токым буларак, урта рус токымлы бал кортларының Татарстан популяциясен саклау һәм тергезү максатыннан шул территорияләрдә дәүләт заказнигы булдырыла; 2003 елда Россиядә урта рус токымын яхшырту буенча максатчан селекция-нәсел үрчетү эше алып баручы иң зур үзәкләрнең берсе — «Татарский» нәсел үрчетү үзәге оештырыла (10 мең бал корты оясын эченә алган 80 умарталык); эш тәҗрибәсен республиканың башка районнарына тарату өчен «Саба балы» ҖЧҖ төзелә. 2002 елдан ТРда барлык төр милек формаларына караган умарталыкларда бердәм фәнни-техник сәясәт алып бару, технол. һәм зооветеринар оештыру чараларының тулы комплексын үтәүне Дәүләт умартачылык идарәсе (1939 елда Татарстан умартачылык конторасы буларак гамәлгә куела) тормышка ашыра. 2010 елга кадәр ТРда умартачылыкны үстерү концепциясе урта рус токымлы бал кортының җирле популяциясе генофондын саклау һәм селекция юлы белән яхшыртуны; бал корты ояларын төрле продуктлар алу, энтомофиль авыл хуҗалыгы культураларын серкәләндерү һәм якын тирәлеккә мониторинг уздыру юнәлешендә комплекслы файдалану; биологик актив умартачылык продуктлары нигезендә балалар өчен һәм диетик ашамлыклар, косметик препаратлар, азык-төлек өстәмәләре һәм эчемлекләр җитештерүне күздә тота.

2005 елда Татарстан бал корты оялары саны буенча илнең төбәкләре арасында 5 нче урынны били; республиканың җәмәгать секторында — 653 (шуларның 75е — Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Урман хуҗалыгы департаментына карый), шәхси секторда 2456 умарталык исәпләнә. Бер умарталыкка уртача 51 оя туры килә. 2016 елда бал корты оялары саны 252,8 меңгә җитә (2000 дә — 110 мең тирәсе); җитештерелгән тулай бал күләме — 15792 т, товарлыклы бал күләме — 7000 т тәшкил итә. Татарстан территориясендә баллы үләннәр һәм бал кортларына яраклы нектар запасы булу 400 мең бал корты оясы тотарга һәм алардан ел саен 80–100 мең т бал алырга мөмкинлек бирә. 2016 елда ТРда 14,3 мең умарталык исәпләнә, шул исәптән 13,2 мең шәхси ярдәмче хуҗалык карамагында була.

Мәскәүдә уздырылган Халыкара умартачылык конгрессында (1971) Татарстан балы, сыйфатлы баллар арасында бәяләнеп, көмеш медальгә лаек була; «Интермёд 2003» Халыкара күргәзмәсендә (2003) Дәүләт умартачылык идарәсе урман урта рус токымлы бал кортын саклау һәм тергезү, шулай ук балның югары сыйфаты өчен көмеш, бронза медальләр һәм 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.

Җирле умартачылыкны фәнни һәм гамәли яктан үстерүгә XIX йөз ахырында — XX йөз башында И.В.Любарский, А.Паленин, С.П.Болотников, А.Ф.Кунахович, В.Логинов, М.А.Дернов, Н.А.Соловьёв, С.В.Жданов; XX йөзнең 2 нче яртысы — XXI йөз башында А.Н.Колесников, М.Г.Стекольщиков, Т.С.Жданова, А.Х.Гарифуллина, Н.А.Голикова, Н.Н.Гранкин, Р.Р.Сафиуллин, С.З.Стехин һ.б. зур өлеш кертә.

Камил һәм Зөлфәт Сөнгатуллиннарның гаилә умартасы

Лаеш районы, Державин авылы

Әдәбият

Жданова Т.С. Сравнительное изучение разных рас пчёл в условиях Татарской АССР // Материалы итоговой науч. конф. зоологов Волжско-Камского края. К., 1970; 

Николаев­ский В.М., Гарифуллина А.Х., Гамзов А.А. Справочник по пчеловодству, К., 1979; 

Страницы истории: Пчеловодство в Казанском крае // Молодому пчеловоду. К., 1994; 

Сафиуллин Р.Р., Гамзов А.А., Хисматуллин Р.Г. Состояние пчеловодства РТ и пути его развития на основе комплексного использования пчелиных семей // Слагаемые эффективного агробизнеса: Обобщение опыта и рекомендации. Ч 2. Кормопроизводство и животноводство. К., 2006.

Автор — Р.И.Михайлова