Эчтәлек

Авыл хуҗалыгы терлекләре өчен арзан һәм аеруча мөһим төп яшел азык чыганакларының берсе. Яшел азыкка булган ихтыяҗ көтүлекләр хисабына канәгатьләндерелә.

Табигый яисә чәчелгән — ясалма (культуралы) көтүлекләргә аералар. Иң продукциялеләре — чәчелгән көтүлекләр Татарстанда табигый үлән үсә торган көтүлекләр күп мәйданнарны били (терлекләр көтү өчен файдаланыла). Нигездә, болар — рельеф һәм сөзәклекләрнең күтәренке өлешләрендә урнашкан абсолют, нормаль һәм вакытлыча дымлы үзәнлекләр һәм кечкенә елгаларның уйсу урыннарындагы көтүлекләр. Абсолют үзәнлекләрдә, башлыча, — йонча, сарык солычасы, кырчыл, күрән, болын күкбашы, меңьяфрак, кылган (Көньяк-Көнчыгышта) һ.б. (коры массаның уртача уңышы 1 га дан 4–7 ц); нормаль үзәнлекләрдә шулай ук болын тимофеевкасы, кылчыксыз кындырак, айравык, клевер, тәпичә (коры массаның уртача уңышы 1 га дан 6–15 ц) үсә, вакытлыча дымлы булган үзәнлекләрдә, әлеге үләннәрдән тыш, тубылгы, каз тәпичәсе, ак клевер, болын солысы үсә (коры массаның уртача уңышы 1 га дан 10–15 ц). Уйсулыктагы көтүлекләрне төрле үләннәр һәм күрән били (коры массаның уртача уңышы 1 га дан 9–20 ц).

ТРның Идел алды һәм Кама арты көтүлекләренең үлән капламы төрлелеге белән аерылып тора һәм көньякка таба алышына бара; монда туры кындырак, мөгезле лядвенец, шуышма сарут, болын тимофеевкасы, солыча, болын чинасы, сары люцерна, эспарцет, арышбаш, кылган үсә (коры массаның уртача уңышы 1 га дан 15 ц). Татарстанның культуралы сугарулы көтүлекләрендә, нигездә, кылчыксыз кындырак, болын солычасы, тимофеевка, люцерна, кызыл һәм ак клевер (күп өлеше катнаш төрдә) үстерелә. Аларны дөрес файдаланганда, терлекләр көткәндә һәм көтүлекләр әйләнешен дөрес саклаганда яшел массаның уңышы 1 га дан 300–500 ц һәм күбрәк тә була.

Көтүлекләрдән нәтиҗәле файдалану өчен кирәкле шарт булып көтүлек әйләнеше санала: терлекләрне көтү, үләннәрне чабып алу, үлән капламын карау чаралары ел саен алышына. Терлекләрне ялан киртәдә (абзар) көтү, үләннәрне ашламалар белән тукландыру, чүп үләннәр һәм агулы үләннәр белән көрәш, табигый орлык чәчелеше өчен кыйммәтле терлек азыгы үләннәрен орлыкларын койганчы калдыру, кузаклы һәм кыяклы үләннәрнең орлыкларын чәчү, кар суларын тоту күздә тотыла.

1990 еллардан башлап, Татарстанда сөзәклекләрдәге эрозияләнгән сөрүле җирләрне көтүлекләргә әйләндерү хисабына, аларның мәйданы шактый арта һәм терлек азыгы җирләренең күп өлешен алып тора (2009 елда 872,7 мең га).

Кара шулай ук Болынчылык.

Әдәбият  

Смелов С.П. Теоретические основы луговодства. М., 1966;

Сенокосы и пастбища. М.–Л., 1968;

Мовсисянц А.П. Использование пастбищ. М., 1969;

Маликов М.М. Система кормопроизводства в Республике Татарстан. К., 2002.

АвторИ.Н.Афанасьев