Эчтәлек

Чәчү әйләнеше өчен туфрак тибын, аның гранулометрик составын, эрозиягә бирешүен, басуларның чүпләнешен, элгәрләрен һәм ашламалар кертү ысулын исәпкә алып эшләнә. Үсемлекләр үстерүдә яхшы шартлар булдыру, туфракны су һәм җил эрозиясеннән cаклау, сөрүле катламның көчен арттыру, басуларның чүпләнешен киметү, ашламаларның нәтиҗәлелеген күтәрү һәм, гомумән, туфракның уңдырышлылыгын арттыру максаты белән кулланыла. Язгы культуралар өчен туфрак эшкәртү системасы — басуларны төп, чәчү алды һәм чәчүдән соңгы эшкәртүдән, көзге культуралар өчен басуларны төп һәм язгы-җәйге чәчү алды һәм чәчүдән соңгы чиста һәм биләүле пар һәм биләүсез пар элгәрләрен эшкәртүдән тора. Шулай ук туфрак эшкәртү системасын эрозиягә каршы (катламнарны әйләндереп салмый торган эш кораллары куллануга нигезләнгән), контурлап, кыска срокта һәм энергия саклап эшкәртүгә аералар.

Туфракны контурлап эшкәрткәндә туфракны төп эшкәртү катлаулы сөзәклекләргә каршы 70о ка кадәр юнәлештә уздырыла. Шуның белән бергә туфрак югалышы, басуларның су эрозиясеннән юылуы кими, кар сулары һәм явым-төшемнәр тоткарлана, авыл хуҗалыгы үсемлекләренең дым белән тәэмин ителеше яхшыра. Иң яхшы агротехник нәтиҗәлелек су җыю буенча территория хуҗалыкларын контурлап оештыру вакытында ирешелә. Җир төзү схемада субүләрдән тальвегка кадәрге территорияне били. Бу территориядә сөрү агрегатларының контурлары төшерелә.

Туфракны кыска срокта эшкәртү вакытында туфрак эшкәртү машиналары белән аз эшләнә, көпшәкләндерү тирән булмый яисә бөтенләй көпшәкләндерелми, һәм авыл хуҗалыгы культураларын турыдан-туры чәчүгә күчәләр. Бу хезмәт һәм энергия чыгымнарын киметү, туфракны эрозиядән саклау өчен уздырыла. Эшкәртүнең мондый ысулын куллану мөмкинлекләре туфракның тибына, аның тыгызлыгына, механик составына, басуларның культуралашу дәрәҗәсенә һәм кертелгән ашламалар күләменә бәйле. Туфракны кыска срокта эшкәртү туфрак тыгызлыгының кимүенә булышлык итә, сөрү катламының өске өлешен эшкәртүне яхшырта, әмма шул ук вакытта дымлылыкның кимүенә, басуларның чүпләнүенә, үсемлекләрнең азот белән туенуы кимүгә китерә. Шуңа бәйле рәвештә туфракны кыска срокта эшкәртүне чәчү әйләнешендә туфракны тирән эшкәртеп башка агроысуллар белән (парга, борчак астына, сызма культураларга) комплекста уздыралар, бу вакытта минераль ашламалар күбрәк кертелә, һәм үсемлекләрне саклауның химик чаралары кулланыла. Төп юнәлешләр: туфракны туңга сөрүнең тирәнлеген киметү һәм чәчү әйләнеше ротациясе өчен тирән эшкәртүне кыскарту; авыл хуҗалыгы машиналарының йөреш санын кыскарту һәм бер йөрештә операцияләрне берләштерү максаты белән катнаш агрегатларны куллану. Арыш басуындагы туфракны кыска срокта эшкәртү өчен төп эш кораллары: дисклы күмгечләр, дисклы сабаннар, эрозиягә каршы культиваторлар, АКП-2,5 яисә АКП-5 тибындагы катнаш агрегатлар. 12–14 см тирәнлектә туңга эшкәртү системасында культиватор-яссы кискечләр, катламнарны әйләндереп салмый торган сабаннар, модульле-блоклы комплекслар кулланыла. Күпчелек авыл хуҗалыгы районнары һәм туфрак типлары өчен катламнарны әйләндереп сала торган һәм әйләндереп салмый торган эш кораллары белән сызма культуралар һәм бөртекле культуралар өчен тирән эшкәртүне аралаштыруның югары нәтиҗәлелеге билгеләнгән.

Әдәбият

Данилов Г.Г., Каргин И.Ф., Немцев И.С. Система обработки почв. М., 1982; 

Извеков А.С. Зарубежный опыт почвозащитного земледелия на склонах // Почвозащитное земледелие на склонах. М., 1983; 

Куликов Е.Т. Основа противоэрозионного комплекса // Земледелие. 1984. № 3; 

Пухачёв А.П., Бухараева Л.Г. Почвам — надёжную защиту. К., 1984. Овсинский И. Новая система земледелия. Киев, 1889; 

Тулайков Н.М. Избранные произведения. М., 1963; 

Пупонин А.И. Минимальная обработка почвы. М., 1978; 

Аверьянов Г.Д. Пласты плодородия. К., 1983.                       

Автор – Г.Д.Аверьянов