Эчтәлек

Борынгы дәвердә барлыкка килә (Европа һәм Азиядә безнең эрага кадәр 4 нче меңьеллыктан мәгълүм). Ат, кулга һәм йортка ияләштерүдән соң, хәрби эштә, кешеләрнең хуҗалык һәм рухи тормышында әһәмиятле роль уйный. Күп кенә борынгы халыкларда (шул исәптән скифлар, һуннар, төркиләр, Урта Идел һәм Урал алды халыклары) ат асраучылык хуҗалыктагы төп шөгыльләрнең берсе булып санала. XVI гасыр урталарында Казан ханлыгына атлар Ногай Урдасыннан китерелә.

Крәстиян хуҗалыкларында атларны башлыча йөк ташу өчен кулланалар. Казан губернасында нәселле чабыш һәм йөк ташу (җигеп йөрү) атлары алпавытларның ат заводларында үрчетелә (Лаеш өязендә А.Горский, А.Толстой, Зөя өязендә Д.Нарышкин). Иң эре ат асрау заводлары тотучылар — җирбиләүче Молоствовлар нәселе була (Спас өязенең Өчкүл, Никольский, Куралово авылы). Губернадагы атларның яртысыннан артыгы — гаскәрләрдә атланып йөрү, унынчы өлеше артиллериядә йөк тартуда файдалану өчен яраклы була. Армиягә атларны куелган тәртип белән түләп алалар.

1895 елда Казан һәм Лаеш өязләрендә 5 ат асрау заводы (хуҗалары — 1 гильдия сәүдәгәр Макашин, дворяннар С.Толстой һәм П.Останков), Мамадыш өязендә бер завод (статский советник Лебедев) һәм Чистай өязендә бер завод (А.Стрекалов) исәпләнә.

XX нче йөз башында Казан губернасында иң эре һәм мәгълүм ат заводлары Спас, Лаеш, Казан һәм Зөя өязләрендә (тиңдәшле рәвештә 11, 10, 8, 3 завод) була. Кармыш волосте Казанбаш авылында (Казан сәүдәгәре Г.Ишморатов), Казанда (Я.Максимов, Д.Ситников) ат асрау заводлары төзелә. Атларны сату-алу базарлары да эшли. Базарларның күбесе Спас өязендә (Матвеевка, Базарлы Матак, Пичкас, Кузнечиха авылы) тупланган була. 1902 елда Казанда сәүдәгәр Л.Кекин иганәчелегендә 1 нче атлар күргәзмәсе («Эрмитаж»да, шәхси бакчасында) оештырыла. Күргәзмәдә 64 эш һәм чабыш аты күрсәтелә.

Атларның баш саны турындагы беренче статистик мәгълүматлар Казан губернасында XIX йөзнең 2 нче яртысында күренә башлый: 1856 да — 359,6 мең, 1864 тә — 467,1 мең, 1883 тә — 300 мең тирәсе, 1886 да 445,6 мең баш. Крәстиян хуҗалыкларының атлар белән тәэмин ителеше бик түбән була. 1900 елда хуҗалыкларның 24,9% ы атсыз, бер атлылар — 44,3%, ике атлылар — 20,6%, 3 әр атлы хуҗалыклар 10,2% тәшкил итә (атларның гомуми саны 440,6 мең баш).

1917 елда губернада 571,5 мең ат исәпләнә; хуҗалыкларның яртысы атсыз була. 1920 нче елларда республика хөкүмәте атлар үрчетү буенча карарлар кабул итә, чит өлкәләрдән атлар сатып алуга озак вакытлы кредитлар бирелә.

Молоствовларның ат заводлары нигезендә М.Вахитов исемендәге Дәүләт ат заводы (Спас шәһәре) төзелә. Заводның төп бурычы итеп чиста токымлы Орлов атларын, шулай ук Орлов һәм Америка токымнарыннан яңа — метис токым үрчетү бүлеген оештыру һәм ТАССРның Җир эшләре халык комиссариатының Казандагы Үзәк ат конюшнясын тулыландыру куела; шулай ук Бөгелмә, Минзәлә, Спас, Тәтеш, Чистай кантоннарында да конюшняның бүлекчәләре эшли. Авыр йөк ташу атлары үрчетү өчен Мамадыш кантонында Нырты нәселле ат үрчетү бүлеге оештырыла. Әмма авыл хуҗалыгында көчләп күмәкләштерү нәтиҗәсендә республикада атларның баш саны кимү дәвам итә.

1934 елда Татарстанда — 340,3 мең, 1940 та 333 мең ат исәпләнә. Бөек Ватан сугышы елларында ат асраучылыкка зур зыян килә; 1952 елда республикада барлыгы 131,2 мең ат исәпләнә. Авыл хуҗалыгын механикалаштыруга бәйле рәвештә, сугыштан соңгы елларда йөк ташу көче буларак, атларның әһәмияте югала башлый.

2000 елда ТРда бар төр хуҗалыкларда ат саны — 64 мең баш, 2004 елда —56,4 мең, 2007 елда 27,1 мең баш (шәхси хуҗалыклардан тыш) тәшкил итә. Хәзерге вакытта 4 төрле нәселле ат үрчетелә: рус юртагы (барлык баш саныннан 61%), Орлов юртагы (15,7%), Владимир авыр йөк аты (7,8%), рус авыр йөк аты (5,5%).

Нәселле атлар үрчетү белән «Татарский» (Спас районы), «Нурлат» (Нурлат районы), «Казан» (Питрәч районы) ат заводлары шөгыльләнә. Республикада 3 дәүләт ат конюшнясы (Буа, Минзәлә, Чистай), 7 нәселле ат фермасы, шул исәптән «Уңыш» (Мөслим), «Архангел» (Яңа Чишмә), «Актай» (Аксубай), «Өмет» (Биектау) эшләп килә.

Ат асраучылык ашамлыклар җитештерү, шулай ук медицинада һәм ветеринариядә куллану өчен төнәтмә һәм препаратлар (буаз бияләр сывороткасы, гриппка, дифтериягә, ботулизмга каршы сывороткалар, ашказаны согы) алу өчен әһәмиятен югалтмаган. 1940-1960 елларда Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни тикшеренү институтында дифтериягә каршы төнәтмә эшләнелә. Бия сөтеннән кымыз — дәвалау эчемлеге әзерләнә. «Тарловский» санаториендә (Чаллы шәһәре) кымыз белән дәвалау алып барыла.

1990 елларның 2 нче яртысыннан республикада ат спорты үсешенә зур игътибар бирелә.

Әдәбият

Попов И.П. О движении крестьянского скотоводства Казанской губернии. К., 1858;

Попов И.П. Породы домашних животных и птиц. СПб., 1909;

Калинин В.И., Яковлев А.А. Коневодство. М., 1966; БЭС. Т. 13. М., 1973.

Авторлар — Ә.Х.Фазылҗанов, Х.А.Абдулкаюмов, Т.П.Жучкова