Биографиясе

1851 елның 20 июле, Санкт-Петербург – 1912 елның 6 феврале, шунда ук.

Дворяннар нәселеннән.

Казан университетының юридик факультетын тәмамлагач (1874), шунда ук эшли: 1875–1878 елларда приват-доцент, 1878–1879 елларда доцент, 1879–1880 елларда экстраординар профессор, 1880–1900 елларда ординар профессор, 1900–1912 елларда рус хокукы тарихы кафедрасының атказанган профессоры; 1905 елда юридик факультет деканы, 1906–1909 елларда ректор.

Бер үк вакытта 1879–1882, 1910–1911 елларда Казандагы Югары хатын-кызлар курсларында укыта.

1900 елларда Казан шәһәр думасы гласные.

1911 елдан Россия Дәүләт советы әгъзасы.

Фәнни иҗаты

Үзенең тарихи карашлары буенча Н.П.Загоскин историографиядәге дәүләт мәктәбе вәкилләренә керә.

Төп хезмәтләре XVIII йөзгә кадәрге Россия дәүләт институтлары тарихына карый: «Очерки организации и происхождения служилого сословия допетровской Руси», 1875; «Уставные грамоты XIV–XVI веков, определяющие порядок местного правительственного управления», вып. 1–2, 1875–1876; «О праве владения городскими дворами в Московском государстве», 1877; «История права Московского государства», т. 1–2, 1878–1879; «Центральное управление Московского государства. Дума Боярская», выпуск 1, 1879.

Н.П.Загоскин – «История Императорского Казанского университета за первые 100 лет его существования. 1804–1904», т. 1–4, 1902–1906, дип исемләнгән фундаменталь хезмәт авторы. Бу китап фәнни әйләнешкә беренче тапкыр кертелгән архив материалларының киң комплексы нигезендә язылган.

Н.П.Загоскин редакциясендә һәм авторлыгында чыккан «Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета. 1804–1904», ч. 1–2, 1904, әлеге тикшеренүнең дәвамы булып тора.

Н.П.Загоскин Идел буеның Казан төбәге тарихы белән шөгыльләнә. «Казанский край в Смутное время», 1891; «А.С.Пушкин в Казани», 1892; «Император Павел Первый в Казани: 1798 год», 1893; «Граф Л.Н.Толстой и его студенческие годы», 1894, дигән китаплар һәм мәкаләләр авторы.

Мәгълүматларының байлыгы һәм төрлелеге белән аерылып торган «Спутник по Казани», 1895, Н.П.Загоскинның төбәкне өйрәнүләре нәтиҗәсе була.

Н.П.Загоскин – Казан шәһәр музеен төзүчеләрнең берсе.

Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең (1878) оештыручы-әгъзасы, аның «Хәбәрләр»енең («Известия...») (1884 елга кадәр) секретаре һәм мөхәррире.

Н.П.Загоскин шул чорда Россиядәге провинциаль вакытлы басмаларның иң яхшысы булган «Волжский вестник» газетасын нигезли, нәшер итә һәм редакцияли (1883–1891). Газета редакциясе җирле интеллигенциянең үзенчәлекле клубы, Казанның иҗтимагый тормышының үзәге була. Либераль эшлеклеләрне, язучыларны һәм сәяси сөрелгәннәрне газетада хезмәттәшлек итүгә тартып, Загоскин анда үзе дә көн кадагына суккан фельетоннар, рецензияләр, төбәкне өйрәнүгә кагылышлы очерклар һәм башкаларны бастыра.

1896–1898 елларда Н.П.Загоскин – «Камско-Волжский край» газетасы мөхәррире. Казан либераллары лидерларының берсе.

Хезмәтләре

Верховники и шляхетство 1730 г. Казань, 1881.

Материалы исторические и юридические района бывшего Приказа Казанского дворца. Казань, 1882.

Из летних скитаний: путевые наброски и впечатления. Казань, 1888.

Казанская старина: очерки г. Казани и казанской жизни в 40-х гг. Казань, 1891–1892.

Из времен Магницкого: страничка из истории Казанского университета 20-х годов. Казань, 1894.

Русские водные пути и судовое дело в допетровской России. Казань, 1910.

Әдәбият

Крыльцов И. Н.П.Загоскин: некролог // Ученые записки Казанского университета. 1912. Кн. 12.

Тельберг Г.Г. Н.П.Загоскин, профессор истории русского права в Казанском университете: критико-биографическая заметка. М., 1914.

Русские писатели 1800–1917: биографическийсловарь. М., 1992. Т. 2.

Казанский университет (1804–2004): биобиблиографический словарь. Казань, 2002. Т. 1.